Башта Чыңгыз хан династиясе аңардан олыслар алган улларының 4 тармагына бүленә: Җүчиләр, Чагатайлар, Үгәдәйләр һәм Тулуйлар.

Алгы Азия һәм Якын Көнчыгышның бер өлеше Һулагу хан тарафыннан яуланганнан соң шул территориядә яңа Һулагулар олысы һәм династиясе барлыкка килә.

Монгол империясенең (1260 елларда таркалганчы) олыслары территориясе Чыңгыз ханның барлык варисларының уртак биләмәсе санала. Беренче монгол бөек ханнарын (каганнарын) барлык идарәче династия бергә сайлый.

Олыслар барлыкка килү һәм аларның мөстәкыйльлеге ныгу процессында идарәчеләрнең гомуммонгол ханы хакимиятеннән һәм башка олыслардан бәйсезлеккә омтылышы көчәя. 1260 елларда олыслар тәмам аерымлана, алар Чыңгызыйларның аерым бер тармагының мирас буенча тапшырылучы милкенә әвереләләр.

XIII–XIV йөзләр чигендә Чыңгызыйларның 4 монгол дәүләте оеша:

  • Җүчи Олысы (Көнчыгыш Европада, Урал алдының көньягында, Көнбатыш Себердә һәм Арал буенда Алтын Урда),
  • Чагатай Олысы (Көнчыгыш Төркестанда, Мавараәннәһердә һәм Җидесуда Моголстан),
  • Һулагу Олысы (Якын, Урта һәм Алгы Көнчыгышта Илханнар дәүләте),
  • Тулуй Олысы (Монголиядә, Кореядә һәм Кытайда Олуг Олыс яки Юань империясе).

Чыңгыз хан Ясасы буенча, фәкать аның варислары гына югары хакимияткә хокуклы булган. Үз хакимиятләрен мирас буенча тапшыру, варисларын хан итү өчен идарәчеләр һәм олуг карачыбәкләр Чыңгызыйлар белән туганлашырга омтылганнар (Тимериләр, Идегәй варислары).

Чыңгызыйларның Монгол империясен нигезләүчедән килеп чыгышы һәм аларның сакраль бәйләнеше рәсми тарих бәяннарында («Алтын Тобчи» һ.б.) ассызыкланган.

Чыңгызый идарәчеләр, монголлар буларак, озак вакыт дәвамында документларның һәм дипломатик язышуларның рәсми теле сыйфатында (кайчакта идарәче нәселнең үзатамасында – Моголстан, Бөек Моголлар дәүләте) монгол телен саклап килгәннәр. Тора-бара рәсми тел буларак монгол теле үзенең мөһимлеген югалта (XIV йөз башында Юань империясендә, 1360 еллардан Җүчи Олысында, XIV йөз ахырында Моголстанда һәм Тимериләр дәүләтләрендә).

XV йөзгә кергәндә Чыңгызыйларның бердәмлеге җуела һәм аларның җирле династияләренә (Җүчиләр, Чагатайлар, Һулагулар, Хубилай варислары) һәм Чыңгызыйларның ян һәм тугандаш тармакларына (Тимериләр, Гәрәйләр, Шәйбанилар һ.б.) карауга зуррак әһәмият бирелә.

Чыңгызыйларның тугандаш тармагы – Тимериләр – Бөек Моголлар империясен төзиләр, ул дәүләт инглизләр яулап алганчы һәм Тимериләр бәреп төшерелгәнче (1857) Төньяк Һиндстанны били.

Чыңгызыйлар Бохара әмирлегендә (1756 елга кадәр) һәм Хива ханлыгында (1804 елга кадәр) идарә итәләр.

Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән ханлыкларда хакимияткә Җүчи варисларының аерым нәселләре килә: Казанда – Олуг Мөхәммәд варислары, Кырымда – Гәрәйләр, Себер һәм Үзбәк ханлыкларында – Шәйбанилар һ.б. Аларның вәкилләре Әстерхан, Казан, Касыйм, Кырым, Себер ханлыкларында тәхет билиләр.

Чыңгызыйлардан чыгучылар (Касыйм хан, Данияр, Мөхәммәдәмин хан, Шаһгали хан һ.б.) Мәскәү дәүләте һәм аның югары хәрби-йомышлы катлавы барлыкка килүдә мөһим роль уйныйлар.

Чыганаклар

Рашид ад-Дин. Сборник летописей. М. – Л., 1952–66. Т. 1–2.

Кононов А.Н. Родословная туркмен. Сочинение Абу-л-Гази, хана хивинского. М. – Л.,1958.

Лубсан Данзан. Алтан Тобчи («Золотое сказание»). М., 1973.

Әдәбият

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Общественный строй Золотой Орды. М., 1973.

Трепавлов В.В. Государственный строй Монгольской империи XIII в.: проблема исторической преемственности. М., 1993.

Беляков А.В. Чингисиды в России XV–XVII веков. Рязань, 2011.

Автор – И.Л.Измайлов