Эчтәлек

Гомер еллары: 1405 ел тирәсе – 1445 ел.

Олуг Мөхәммәд – Җәләлетдин ханның улы, Туктамыш ханның оныгы.

Әмир Идегәй һәм Кадыйрбирде хан һәлакәтеннән соң тәхеткә утыра. 1421 – 1422 елларда Баракъ хан белән көрәшә, җиңелеп, Литва чикләренә чигенә.

Бөек Литва кенәзе Витовт ярдәме белән Олуг Мөхәммәд Баракъны Кырымнан, соңрак Идел буеннан кысрыклап чыгара, 1425 елда Алтын Урданың көнбатыш өлешендә хакимиятен торгыза.

1429 елда Дәүләтбирде ханны җиңә. Бөек Литва кенәзенең Псков (1426) һәм Рязань (1427) шәһәрләренә оештырган яуларында катнаша.

1428 елда Төркия солтаны Морад II белән илчелек мөнәсәбәтләре оештыра.

Олуг Мөхәммәд хакимиятенең көчәюе сарай аксөякләренең канәгатьсезлеген тудыра, моннан Олуг Мөхәммәд дошманнары, башка Җүчиләр файдалана.

1437 елда Олуг Мөхәммәд Тимер ханның улы Кече Мөхәммәд һәм аның тарафдары Нәүрүз морза тарафыннан Рус дәүләте чикләренә, Биләү шәһәре янына куыла.

1437 елның 5 декабрендә Олуг Мөхәммәд Биләү (Белёв) янындагы сугышта Мәскәү кенәзе Василий II тарафыннан җибәрелгән зур гаскәрне җиңүгә ирешә.

1438 елда Олуг Мөхәммәд Биләүдән Урта Иделгә юнәлә һәм анда Казан ханлыгын оештыра.

Яңа дәүләттә төпләнеп ныгуга, Рус дәүләтенә яулар оештыра.

1445 елда Олуг Мөхәммәд улы Мәхмүд Суздаль шәһәре янында Василий II гаскәрен тар-мар итә (Суздаль янындагы сугыш). Василий II тоткын итеп алына һәм, йолым түләнгәч, кире җибәрелә.

Олуг Мөхәммәд исеме 1445 елдан соң елъязмаларда телгә алынмый.

Әдәбият

Худяков М.Г. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

История татар с древнейших времен. Казань, 2014. Т. 4.

Автор – И.Л. Измайлов