Эчтәлек

Гомер еллары: якынча 1350–1406 ел.

Туктамыш – Ырыс Мөхәммәд хан тарафыннан хөкем ителгән Туй Хуҗа бәк улы.

1370 елларда Туктамыш Урта Азия идарәчесе Аксак Тимер янына качып китә. Аның ярдәме белән Ырыс Мөхәммәдкә каршы көрәш башлый һәм 1379 елда Күк Урда тәхетенә килә.

Куликово кыры сугышында җиңелүгә дучар ителгән бәкләр бәге Мамайны 1380 елда җиңә һәм Алтын Урда тәхетен яулый.

1382 елда Туктамыш Мәскәүне басып ала, рус җирләренең элеккечә Алтын Урдага бәйлелеген торгыза.

Кавказ арты һәм Урта Азия җирләренә хуҗа булу өчен 1380 еллар ахырыннан Аксак Тимергә каршы көрәшә.

Алтын Урда аксөякләренең әмир Идегәй җитәкләгән бер өлеше, Туктамыш хан сәясәтеннән канәгатьсезлек белдереп, аңа каршы күтәрелә, фетнә бастырылгач, Аксак Тимер янына китә.

1391 елда Туктамыш хан Кондырча елгасы буендагы сугышта Аксак Тимер тарафыннан җиңелә, шуннан соң ил аерым олысларга бүленә.

1393 елга Туктамыш хан хакимиятне кире кайтаруга һәм Алтын Урданы берләштерүгә ирешә (Идегәй олысы гына мөстәкыйльлеген саклап кала).

Терек елгасы буендагы сугышта (1395) Туктамыш хан кабат Аксак Тимер тарафыннан җиңелә. Аксак Тимер гаскәре, Туктамыш ханны һәм аның гаскәрләрен эзәрлекләп барып, Алтын Урданың Азак, Маҗар, Хаҗитархан, Сарай әл-Җәдид һ.б. шһәрләрен талый, җимерә.

Үзара башланган сугышлар барышында (1395–1397) Алтын Урдада хакимият Идегәйгә һәм аның булышлыгы белән тәхеткә утырган Тимер Котлыгъ ханга күчә.

Туктамыш хан Литвага куыла, анда ул Литваның бөек кенәзе Витовт белән килешү төзи. Аның ярдәме белән Туктамыш хан хакимиятне кире үз кулына кайтарырга омтылып карый, әмма Бурсыклы (Ворскла) елгасы буендагы сугышта (1399) җиңелә.

1399 елның ахырында Туктамыш Литвадан китә һәм Көньяк Себердә качып яши; Идегәйгә каршы көрәштә Аксак Тимер ярдәменә өметләнә.

1406 елда Шадибәк хан һәм Идегәй гаскәрләре тарафыннан куып тотыла һәм үтерелә.

Әдәбият

Фәхретдинов Р. Алтын Урда ханнары. Казан, 1995.

Госманов М. Алтын Урда: башлангыч һәм мирас // Казан утлары. 2004. № 5.

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и ее падение. М. – Л., 1950.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Общественный строй Золотой Орды. М., 1973.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды // На стыке континентов и цивилизаций… М., 1996.

Автор – И.Л.Измайлов