Эчтәлек

Элек ул җирдә греклар колониясе, византиялеләр һәм кыпчаклар торак пунктлары урнашкан була.

XIII йөздән Алтын Урданың эре сәүдә һәм һөнәрчелек үзәге буларак мәгълүм; акча сугу урыны. Азак аша Кытай белән Европа илләрен тоташтырган Ефәк юлы узган.

1330 елларда Үзбәк хан белән килешү нигезендә Азакта Генуя һәм Венеция сәүдәгәрләре колонияләре барлыкка килә. Шул чорда Европа илләре язма чыганакларында шәһәр Тана исеме белән теркәлә.

XV йөздә италиялеләр колонияләре тирәли ныгытмалар төзелә. Азак аша сатуга коллар, кыйммәтле җәнлек тиреләре, мал-туар һәм бодай чыгарылган.

1395 елда Азакны Аксак Тимер гаскәрләре талый, җимерә. XV йөз башында генуялылар (җәнүизләр) колониясе кабат торгызыла.

XV йөз уртасыннан Азак Кырым ханлыгына, 1471–1696 һәм 1711–1774 елларда Госманлы империясенә керә. 1696–1711 елларда һәм 1775 елдан Россиягә буйсына.

Хәзер Азак – Ростов өлкәсенә кергән Азов шәһәре.

Әдәбият

Ковалевский М.М. К ранней истории Азова // Труды 12-го Археологического съезда. М., 1905. Т. 2.

Барбаро и Контарини о России. Л., 1971.

Егоров В.Л. Историческая география Золотой Орды в XIII–XIV вв. М., 1985.

Автор – И.Л.Измайлов