Эчтәлек

Гомер еллары: 1330 тирәсе – 1381 ел, Кафа шәһәре.

Мамай Кыят ыруыннан, Ак Урдада ыру башы булган дип фаразлана.

Җанибәк хан заманында күтәрелә, аның кызына өйләнә, бәкләр бәге дәрәҗәсенә ия була. Бирдебәк хан идарә иткәндә Кырымда олыс бәге булып тора. 

Тәхет чуалышлары чорында Мамай хан сараенда зур абруйга ирешә (1361). Үз йогынтысыннан файдаланып, хан тәхетенә Абдуллаһны утырттыра (1361, яз-көз). Күк Урда ханы Мөрид гаскәрләре тарафыннан Сарай әл-Җәдидтән куылгач, Кырымга кача, бәйсезлек сәясәте алып бара, Адбуллаһ һәм Мөхәммәдбүләк ханнар исеменнән акчалар суктыра (1369 – 1380).

Күк Урда ханнары һәм сарай аксөякләре белән көрәшә, Ак Урдада йогынтысын киңәйтергә омтыла, Сарай әл-Җәдидне берничә тапкыр кулына төшерә (1363, 1368, 1372, 1375).

1370 елларда Мамай, Русь җирләре һәм Идел буе Болгарын да кертеп, Алтын Урданың Түбән Иделдән башка барлык көнбатыш олысларын үз карамагында тота.

1370 еллар уртасында Мәскәү кенәзе Дмитрий Иванович, Мамай хакимиятен танудан баш тартып, Алтын Урдага буйсынмау сәясәте үткәрә башлый. Моңа җавап итеп, Мамай Рязань (1373, 1378), Түбән Новгород (1378) кенәзлекләренә һөҗүм итә. Әмма Мәскәүне буйсындыра алмый, Болгарда (1376), Вожа елгасы буенда (1378) җиңелүләргә дучар була.

Йогынтысын ныгыту максатында 1380 елда Мәскәүгә зур яу оештыра, тарихка Куликово кыры сугышы дип кергән бәрелештә җиңелә.

Гаскәренең исән калган өлеше белән Дон тамагына кача. Туктамыш хан гаскәре аны Калка елгасы буенда куып җитә. Мамай гаскәре Туктамыш хан ягына чыга.

Мамай үзе, сыену эзләп, Кафа шәһәренә юнәлә, Туктамыш белән низагка керергә теләмәгән генуялылар тарафыннан шунда үтерелә.

Әдәбият

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и ее падение. М. – Л., 1950.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Прохоров Г.М. Повесть о Митяе. М., 1978.

Куликовская битва. М., 1980.

Сказания и повести о Куликовской битве. М., 1982.

Мухамадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983.

Назаров В.Д. Свержение ордынского ига на Руси. М., 1983.

Клосс Б.М. Избранные труды. М., 1998. Т. 1.

Горский А.А. Москва и Орда. М., 2000.

Григорьев А.П. Сборник ханских ярлыков русским митрополитам. СПб., 2004.

Автор – И.Л. Измайлов