Биографиясе

1874 елның 5 марты, Уфа губерниясе, Уфа өязе Зубовка авылы – 1918.

К.К.Газенбуш Казан ветеринария институтын тәмамлый (1898).

1897–1898 елларда РСДРПның Казан төркемен оештыручыларның берсе, аның җитәкчесе (кара: Газенбуш төркеме). Социал-демократик пропаганда алып бара, студентлар һәм Алафузов пр-тиеләре эшчеләре арасында тыелган әдәбият тарата.

К.К.Газенбуш Казанда беренче маёвка үткәрүдә катнаша, анда чыгыш ясый (1898).

1898 елның декабрендә кулга алына. 1899 елда азат ителә, Уфада яши, 1900 елдан – Самарада. 1903 елдан Көнчыгыш Себердә, С.-Петербургта, Екатеринбургта революцион эшчәнлек белән шөгыльләнә.

Октябрь революциясеннән соң партия эшендә.

1918 елның көзендә К.К.Газенбуш фронтка алына, шунда Әстерхан шәһәре янында тифтан үлә.

Әдәбият

Деятели революционного движения в России. От предшественников декабристов до падения царизма: библиографический словарь. М., 1933. Т. 5, вып. 2.

Будрин А. Газенбуш Конрад Конрадович // Борцы за счастье народное. Казань, 1988. Кн. 3.

Автор – Е.Б.Долгов