Биографиясе

1880 елның 26 апреле, Самара шәһәре — 1951 елның 9 мае, Казан.

Сәхнә эшчәнлеген реаль училище тәмамлаганнан соң, 1897 елда Самара шәһәр театрында башлап җибәрә.

1898–1905 елларда Сембер, Оренбург, Владикавказ шәһәрләрендәге театрларда эшли.

1906–1909 елларда Казан шәһәр театрында Н.И.Собольщиков-Самарин антрепризында, монда ул Великатов, Безсудный, Муров («Талантлар һәм баш иючеләр», «Кеше күп җыелган җирдә», «Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский) рольләрен уйный. Казан вакытлы матбугаты аның башкаруында Ямщик («Станция күзәтчесе», А.С.Пушкин повесте буенча), Солёный («Өч сеңел», А.П.Чехов), Антонио («Шейлок», У.Шекспир), Гуннар («Төньяк баһадирлары», Г.Ибсен) рольләрен уңай бәяли.

Аннан соңгы елларда Ростов-Дон, Одесса, Новочеркасск, Саратов, Воронеж шәһәрләрендәге театрларда эшли.

1934 елдан Казан Зур драма театрында.

Иҗаты

Элеккеге актёрлар мәктәбенең күренекле вәкиле буларак, Любин аеруча классик репертуардагы рольләрендә югары сәнгатьчәлеккә ирешүе белән аерылып тора. Фамусов («Акыллылык бәласе», А.С.Грибоедов), Кнуров, Лыняев, Прибытков, Дулебов, Кучумов, Дудукин («Бирнәсез кыз», «Бүреләр һәм сарыклар», «Соңгы корбан», «Талантлар һәм аларга баш иючеләр», «Котырган акчалар», «Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский), Тычков («Текә яр», И.А.Гончаров романы буенча), Президент («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер), дон Саллюст («Рюи Блаз», В.Гюго) образларын гәүдәләндергәндә актёр тарихи чор күренешләрен, персонажларның үз-үзләрен тоту рәвешләрен, теге яки бу хәлләргә карашларын һәм аларны бәяли белүләрен төгәл һәм дәлилле күрсәтә.

Тамашачылар каршына узган гасырларның социаль гомумиләштерелгән тирән мәгънәле образлары кабат «терелеп кайта» һәм төрле яклап ачыла. Үз чорының драматургик материалында урын алган рольләрне дә актёр ышандырырлык итеп оста башкара: Н.Ф.Погодинның «Балдан соң» (Адам Петрович) һәм «Аристократлар» (Бабкин), В.П.Катаевның «Чәчәкләр юлы» (Газгольдерның ире), А.Е.Корнейчукның «Платон Кречет» (Бублик) пьесаларында ул иҗат иткән образлар җылы юмор белән сугарылган; Харитонов («Рус кешеләре», К.М.Симонов), Булавин («Газап чигеп йөрү», А.Н.Толстой романы буенча), акад. Писаревский («Намус законы», А.П.Штейн), миллионер Атабаев («Мулланур Вахитов», Н.Исәнбәт) рольләренә дә тормышчан чынлык, рухи бөтенлек хас.

1914 елдан Любин педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә, 1938 елдан Казан музыкаль училищесендә актёрлык осталыгы дәресләре бирә.

Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлегенә нигез салучы һәм аның беренче рәисе (1939–1941).

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият 

Народные артисты. К., 1980;

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.

Автор — Ю.А.Благов