Эчтәлек

Легионга туплау эше Россия әсирләрен хәрби һәм сәяси яктан әзерләү буенча төп үзәкләр урнашкан Польша һәм Украина территориясендә җәелдерелә. Идел буе халыкларыннан сугышта әсирлеккә эләгүчеләр өчен Сельце һәм Демблин шәһәрләрендә лагерьлар оештырыла.

Легионда хезмәт итәргә теләк белдерүчеләр Радом шәһәре янындагы Едлино авылындагы төп лагерьга җибәрелә. Хәрби әзерлек 12 атна дәвам итә, шуннан соң легионерларны кыр батальоннарына язалар; батальоннар 4 укчы һәм 1 штаб роталарына бүленә. Һәр батальонга 950 ләп ирекле һәм 27 немец керә. Батальоннарның командирларын, шулай ук адъютантларны, табибләрне һәм казначыларны бары тик немецлар, рота командирларын өлешчә легионерлар, взвод командирларын фәкать легионерлар арасыннан билгеләп куялар. Башта барлык Көнчыгыш (Төркестан, Әрмән, Грузин, Әзәрбайҗан, Төньяк Кавказ һәм Идел-татар) легионнарының штабы Радомда урнаша, командующие итеп генерал Ральф фон Хайгендорф билгеләнә. 1943 елның көзендә штаб Франциягә (Ле-Пюи а.) күчерелә. «Идел-Урал» легионы белән формаль рәвештә Төрки-татарларның «Идел-Урал» көрәш берлеге җитәкчелек итә, чынлыкта барлык төп хәрби вазифаларны Верхмат офицерлары үти. 7 батальон оештырыла. 1942 елның 25 ноябрендә тупланган 825 нче батальон 1943 елның февралендә белорус партизаннарына каршы сугышка озатыла; ул тулаем диярлек кораллары белән партизаннар ягына чыга (аның сугышчылары Захаров һәм Бирюлинның партизаннар бригадалары составында сугышалар). 1943 елның 15 гыйнварында җыелган 826 нчы батальон 1943 елның мартында Голландиягә җибәрелә (1944 елның 10 августында француз партизаннары ягына чыга). 1943 елның 10 февралендә – 827 нче һәм 1943 елның 1 июнендә 828 нче батальоннар оештырыла, алар Көнбатыш Украина территориясендә С.Ковпакның партизаннар армиясенә каршы файдаланыла (легионерларның яртысы диярлек партизаннарга кушыла, калганнары, ышанычсыз саналып, Бельгия, Голландия һәм Франциягә күчерелә). 1943 елның 24 августында 829 нчы батальон туплана, чынлыкта ул хәрби хәрәкәтләргә кертелми, 1944 елның августында таратыла. 1943 елның сентябрь-октябрь айларында 830 нчы һәм 831 нче батальоннар төзелә, алар Польша территориясендә урнаштырыла. 1943 елның көзендә рәсми рәвештә 832 нче, 833 нче һәм 834 батальоннар оештырыла, әмма алар чынлыкта кәгазьдә генә теркәлеп кала. Сугышчан батальоннардан тыш, дистәләрчә Идел-татар төзелеш роталары туплана, алар аерым немец формированиеләренә беркетелә. Легионерларның ышанычлы булмавы рәсми немец документларында даими рәвештә ассызыклана. Легион составында яшерен антифашистик төркемнәр актив хәрәкәт итә: 1942 елның көзендә өлкән лейтенант П.К.Финансов Варшава янында подпольщиклар отряды оештыра; 1942 елның декабрендә яшерен ячейканың эше ачыла (аның әгъзалары 6 елга каторга төрмәсенә хөкем ителә); 1942 елның җәендә Польша территориясендәге хәрби әсирләр лагеренда Г.Кормаш совет хәрби әсирләренең яшерен антифашистик оешмасын төзи (к. Җәлилчеләр төркеме). Күп кенә легионерлар, беренче мәртәбә мөмкинлек тугач та, партизаннар ягына чыга. Берничә йөз легионер Ле-Пюине һәм Беанс округындагы шәһәрләрне азат итү өчен партизаннар көрәшендә катнаша. Легионнан качкач, 1 меңләп хәрби әсир партизаннар отрядларына кушыла һәм Польша, Чехословакия, Югославия, Франция, Бельгия, Голландия, Италия Каршылык хәрәкәтендә катнаша. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң легионерларның күп өлеше ватанга кайта, ләкин аларның күбесе кулга алына һәм совет концлагерьларына җибәрелә; бер өлеше эмиграциядә кала.

Әдәбият

Гилязов И.А. Легион Идель-Урал. К., 2005.