Эчтәлек

XIV йөздә Кавказ аръягыннан Кара диңгез алды территорияләренә һәм Идел буена сузылган транзит сәүдә юлларының кисешү үзәге, шулай ук Кавказ алдының мөһим сәяси һәм икътисади үзәге буларак таныла.

1310–1311 елларда Маҗарда акча сугыла.

1395 елда шәһәрне Урта Азия әмире Аксак Тимер гаскәрләре җимерә.

Маҗардагы таш биналарның археологик калдыклары XVIII йөз ахырында Кума елгасы ярында, Святой Крест шәһәре (хәзер Ставрополь краеның Буденновск шәһәре) янында табыла.

1907 елда В.А. Городцов торак, төрбә, һөнәрче остаханәләре, шәһәр суүткәргече системасы калдыкларын ачыклый.

1960 елларда археологик казу эшләрен Э.В. Ртвеладзе, 1980–1890 елларда – Э.В. Зивилинская алып бара.

Әдәбият

Городцов В.А. Результаты археологических исследований на месте развалин г.Маджара в 1907 году // Труды 14 Археологического съезда. 1911. Т. 3.

Ртвеладзе Э.В. Надпись Джанибек-хана на плите из Маджара // Советская археология. 1970. № 3.

Ртвеладзе Э.В. Мавзолей Маджара // Советская археология. 1973. № 1.

Егоров В.Л. Историческая география Золотой Орды в XIII–XIV вв. М., 1985.

Федоров-Давыдов Г.А. Золотоордынские города Поволжья. М., 1994.

Авторлар – И.Л.Измайлов, Л.Ф.Недашковский