Биографиясе

1912 елның 25 феврале, Казан губернасы, Чистай өязе Татар Ялтаны авылы –1991 елның 6 апреле, Казан.

1935 елда Казан авиация институтын һәм 1950 елда СССР Сәнәгать авиациясе академиясен (Мәскәү) тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында катнаша. 1938–1952 елларда Казан предприятиеләрендә, 1952–1976 елларда Мәскәү вертолет заводының Казан филиалында әйдәп баручы конструктор, директор урынбасары (1958 елдан) һәм директор (1962–1967).

Хезмәтләре һәм уйлап табулары вертолетлар төзү һәм эшләп чыгаруга карый.

Бүләкләре

Яңа авиация техникасы төзегән өчен СССР Дәүләт бүләгенә лаек була (1977). Октябрь Революциясе ордены, өч «Почет билгесе» ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.