Биографиясе

1842 елның 20 июле, Подольск губернасы, Литинский өязе Синява бистәсе — 1905 елның 30 июле.

Дворяннар катлавыннан.

Варшава дворяннар институтын (1862), Гейльдельберг университетын (Германия, 1864) тәмамлый.

1864–1867 елларда Варшава гражданнар трибуналы мәхкәмә чиновнигы.

1869–1896 елларда Казан университетында: мөһим чит ил законнары тарихы кафедрасында доцент (1872 елга кадәр), 1872–1873 елларда экстраординар профессор, 1873–1876 елларда ординар профессор, гражданлык хокукы һәм гражданнар эшләре кафедрасында 1876–1894 елларда ординар профессор, 1894 елдан атказанган профессор, бер үк вакытта юридик факультет деканы (1886 елдан).

1874–1883 елларда «Казан Император университетының гыйльми язмалары» («Учёные записки Императорского Казанского университета») мөхәррире, 1882 елдан Казанның аерым цензоры.

1897 елдан Халык мәгарифе министрлыгында хезмәт итә (С.-Петербург).

Фәнни эшчәнлеге

Карашлары буенча хокук тарихчылары мәктәбе — ориенталистлар тарафдары була. Дәүләт барлыкка килүнең патриархальлек теориясен яклый, хокукның җәмгыять тормышындагы көнкүреш шартларына бәйлелеген таный.

«Кытай хатын-кызының гаиләдәге һәм дәүләттәге хәле» («Положение китайской женщины в семье и государстве», 1871), «Борынгы Шәрекътә никах хокукы» («Брачное право древнего Востока», выпуск 1, 1872), «Кытай хокукы чыганаклары исемлеге» («Перечень источников китайского права», 1875) исемле хезмәтләрендә хокук кагыйдәләрен гомумиләштерә, Борынгы Шәрекътә никах-гаилә мөнәсәбәтләре йолаларын өйрәнә.

Вексель хокукы белән кызыксынуы бу хакта махсус очерк язуга этәрә.

1864 елгы Мәхкәмә реформасыннан соңгы гражданлык процессында прокуратура эшчәнлегенә багышланган хезмәт авторы.

Хезмәтләре

Die Thaetigkeit der Staatsanwaltschaft im russischen Civilverfahren, nebst einigen ein­schlagenden Zehren. Дерпт, 1868.

Вексель в его прошедшем и настоящем. Казань, 1873.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч. 2.

Емельянова И.А. Всеобщая история права в русском дореволюционном правоведении (XIX в.). Казань, 1981. Ч. 1.

Автор – Е.Б.Долгов