- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1943 елның 17 ноябре), рядовой
1914 ел, хәзерге Төмән өлкәсенең Төмән районы Турай авылы – 1944 елның 28 гыйнвары, Украина ССР, Бердичев шәһәре.
Бөек Ватан сугышына кадәр тракторчы булып эшли. 1941 елның июленнән Кызыл Армиядә, 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 737 нче аерым кабельле элемтә ротасында линияләр караучы (3 нче гвардия танк армиясе).
Брянск, Үзәк, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украинаны азат итүдә катнаша. 1943 елның 24–25 сентябрендә армия командующие белән гаскәрләр арасында өзлексез элемтә тәэмин иткәндә батырлык күрсәтә.
Бердичев шәһәре янында барган сугышта һәлак була.
Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.
Герои земли Тюменской. Свердловск, 1975.
Днепр – река героев. Киев, 1983.
Золотые звёзды Полесья. Киев, 1985.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.