Республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан.

Тарихы

1920 елда Казан өязенә кергән 20 волость җирлегендә Казан кантоны буларак оештырыла. Соңрак аңа Кызыл Кокшай (элеккеге Царёвококшайск) өязенең 2, Малмыж өязенең 7 волосте кушыла.

1920 ел ахырыннан Арча кантоны дип үзгәртелә. 1927 елда Воскресенск, Ильин, Столбище волостьлары һәм Калинин, Мәмдәл волостьларының кайбер торак пунктлары нигезендә Казан (Воскресенск) районы оештырыла.

1926 елда Арча кантоны мәйданы – 8007 кв.км, 1928 елда – 7516 кв.км. Халкы 374725 кеше, шул исәптән татарлар – 59,2%, руслар – 37,5%, удмуртлар – 2,7% (1926). Шәһәрдә яшәүчеләр – 5655, авылларда яшәүчеләр 369070 кеше (1926). Бер кв.км га уртача – 69,2, авыл җирендә 46,1 кеше туры килә. Үзәге – Арча авылы.

Арча кантонында 815 торак пункт (1926) була, алар 15 волостька (Арбор, Арча, Әтнә, Балтач, Дөбъяз, Калинин, Кишет, Күлле Киме, Мәмсә, Мәмдәл, Пановка, Питрәч, Теләче, Тукай, Чүриле) керә (1929).

1930 елда ТАССРны районлаштыру барышында Арча кантоны биләмәсе Арча, Дөбъяз, Питрәч, Тукай һәм Түнтәр районнарына бүленә.

Хуҗалык итү рәвеше

Арча кантоныда тире иләү, күн эшкәртү, агачтан һәм металлдан әйберләр җитештерү, азык-төлек предприятиеләре эшли. Иң эре хуҗалыклар:

  • Паратскта елга корабларын төзекләндерү заводы,
  • «Фанера» агач ярдыру заводы,
  • Лопатино торак пунктында (хәзер Яшел Үзән тимер юл станциясе җире) «Заря» агач материаллары эшкәртү заводы,
  • Васильево авылында пыяла заводы.

1926 елда һөнәри кәсепчелек өлкәсендә эшләүчеләр саны 12200 кешедән арта. Күпчелек халкының төп шөгыле игенчелек. Бу тармакка караучы 73933 крәстиян хуҗалыгы (1928) һәм 62 авыл хуҗалыгы кооперативы (1925) теркәлә. 1928 елда сөрү җирләре мәйданы 500 мең га чамасы була, шул исәптән арыш 164351 га, солы 96332 га, карабодай 19260 га, бодай 14939 га, бәрәңге 10026 га, техник культуралар 4128 га һ.б. 516308 баш терлек, шул исәптән 351669 сарык, 87689 мөгезле эре терлек, 57670 ат, 12104 дуңгыз, 7176 кәҗә була.

Арча кантонында барлыгы 404 мәктәп эшли, шуларның 393 башлангыч (1 нче баскыч) мәктәп (1927).

Әдәбият

Статистический справочник по промышленности ТССР. Казань, 1924.

Статистический справочник по сельскому хозяйству. Казань, 1925.

Статистический ежегодник по Татарской Социалистической Советской Республике. Казань, 1928–1929.

Всесоюзная перепись населения 1926 года. М., 1928–1929. Т.3, 9.

Всесоюзная школьная перепись 15 декабря 1927 года. М., 1930. Т.1.