Биографиясе

1951 елның 10 гыйнварында Арча районы Урта Бирәзә авылында туа.

Казан мәдәният институтын (1977), Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИС, 1980) тәмамлый.

1977–1978 елларда ТАССРның Мәдәният министрлыгында методист, 1978–1980 елларда ГИТИСның сәхнә сөйләме кафедрасында.

1980 елдан ТАССР Мәдәният министрлыгы каршындагы фәнни-методик үзәктә инспектор, бүлек мөдире.

1989 елдан Казан театр училищесендә укыта.

Хезмәтләре театр сәнгате поэтикасына, татар сәхнә сөйләмен укыту методикасына карый.

Хезмәтләре                                  

Татар сәхнә сөйләме. К., 1998;

Татар классик драматургия поэтикасы. К., 1999;

Дөрес һәм анык сөйләм. К., 2005;

Сәнгатьле сөйләм. К., 2005;

Лингвистическая поэтика татарской драматургии. К., 2002.