- РУС
- ТАТ
хакимият-хуҗалык хезмәткәре, шагыйрь
1935 елның 3 мае, Казан — 2009 елның 16 сентябре, шунда ук.
Рус телендә яза.
Казан университетын тәмамлый (1958).
1960–1965 елларда Казан авиация институтының югары математика кафедрасы ассистенты.
1965–1977 елларда Хисаплау техникасын халык хуҗалыгына кертү институтында (ГНИПИ-ВТ) эшли; 1977–1981 елларда Казан исәпләү үзәгенең автоматлаштырылган идарә системасы бүлеге мөдире, 1981–1986 елларда директорның проектлар буенча урынбасары; 1986–1989 елларда Автомобиль транспорты автоматлаштырылган идарә системалары фәнни-тикшеренү институтының директор урынбасары; 1990–1992 елларда «Сигнал» предприятиесе директоры.
Фәнни хезмәтләре гамәли математикага карый.
Әдәби иҗат белән 1960 еллардан шөгыльләнә. «Тәүге тапкыр яшим» («Живу впервые», 1997), «Көндезге төшләр һәм йокысыз төннәр» («Дневные сны и бдения ночные», 1998), «Зираттагы әңгәмәләр» («Беседы на погосте», 2000), «Шигырьләр турында шигырь» («Стихи о стихах», 2002), «Сонет вариацияләре» («Сонетные вариации», 2002) шигъри җыентыклар авторы. Аның поэзиясе шәхеснең киеренке рухи эзләнүләрен, аның җәмгыять белән каршылыклы мөнәсәбәтләрен чагылдыра.
Кутуй Р. Вдох-выдох // Идель. 1990. № 4.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.