- РУС
- ТАТ
Татарстанның Аксубай районындагы поселок. Шәһәр тибындагы Аксубай поселогыннан 28 км көньяктарак, Зирекле елгасының югары агымы буенда урнашкан
Поселокка 1930 елларда “МЮД” совхозы бүлекчәсе буларак нигез салына.
Нигез салынган көннән Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.
Хәзер МЮД авыл җирлеге составына керә.
1950 елларда поселок “МЮД” совхозы составына керә, 1991 елда “Пионер” колхозына бүленеп чыга. 1994 елдан “Пионер” күмәк предприятиесе, 1998 елдан “Игенче” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2001 елдан “Сөнчәле” күмәк предприятиесе составында. 2006− 2009 елларда “Пионер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.
Халкы күбесенчә “Сөт иле−Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1930 еллар ахырында поселокта башлангыч мәктәп ачыла, 1985 елда янып китәа, 1986 елда яңа бина төзелә. 2003 елдан В.Ф.Тарасов исемендәге Иске Мукшы урта мәктәбе филиалы.
Поселокта фельдшер-акушерлык пункты, клуб, китапханә, мәчет (1994 елдан) бар.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.