Эчтәлек

Христиан миссионерлары тарафыннан төрки телләрнең көнбатыш һун тармаклары сөйләм теленә нигезләнеп төзелә. Латин-фарсы-коман һәм коман-немец сүзлекләрен, кыпчак грамматикасыннан мәгълүматларны, кыпчак теленә тәрҗемә ителгән Тәүрат хикәятләрен үз эченә алган ике дәфтәрдән гыйбарәт.

«Кодекс куманикус» аңлатмалары латин хәрефләре белән язылган. Анда иске татар теленә хас булган архаик грамматик формалар күпләп очрый: «оглан» (угыл, ул), «кар йагды» (кар яуды), «йыгламас» (еламас). Хәзерге татар әдәби телендәгечә кулланылган сүзләр дә бар: «һәр елда», «килдем», «бәхет бирсен» һ.б. Тексттагы «алгышлатур алар, ким йазыксыз» (гөнаһсыз кеше бәхеткә лаек) кебек аналитик формалар латин-итальян синтаксик конструкцияләрен турыдан-туры калькалаштыру нәтиҗәсе булып тора. «Кодекс куманикус» фразеологизмнарга (соңгы заманда кеше булдың; ант эчәрмен), мәкаль һәм әйтемнәргә (кем миңа бирсә, мин дә аңар бирәйем; кем миңа бирмәсә, мин дә аңар бирмәм), табышмакларга бай. «Кодекс куманикус»ны төзүчеләр беренче булып төрки телләргә лингвистик анализ ясарга омтылалар (фигыльләрнең төрләнеше, исем, сыйфат, алмашлыкларның төрләнүе һәм үзгәрүе турында мәгълүматлар китерелгән).

«Кодекс куманикус»ны өйрәнүгә А.Н.Самойлович, С.Е.Малов, В.В.Радлов, А.Курышжанов, Л.Т.Мәхмүтова, Х.Мәхмүтов, Г.Клапрот, Г.Кун, К.Грёнбек, Россия һәм чит илләрнең һ.б. тюркологлары зур өлеш кертәләр.

Кулъязма Венеция шәһәренең Изге Марк китапханәсендә (Италия) саклана.

Әдәбият

Радлов В.В. О языке куманов: По поводу издания куманского словаря // Зап. Имп. АН. СПб., 1884. Т. 48, № 4;

История татарского литературного языка (XIII — первая четверть XX в.). К., 2003.                                     

Автор — В.Х.Хаков