Эчтәлек

XVIII йөз ахыры — XIX йөз башында граф А.Г.Орлов һәм аның ярдәмчесе В.И.Шишкин тарафыннан Воронеж губернасындагы Хреновский ат заводында гарәп токымлы айгырларны Дания, Голландия, инглиз һ.б. токымлы бияләргә кушу юлы белән китереп чыгарыла.

Маңгай өстендә чыгынтысы булган какча башлы, озын муенлы, биек җилкә калкымлы, озын, киң аркалы, киң, көчле савырлы елгыр, чыдам ат. Ялы, койрыгы калын, кабарып тора. Холкы тыныч. Күбесенчә күк, кара төстә, туры. Тиз җитлегә, 4–5 яшьләрдә физиологик җитлегүе тәмамлана, елгырлыкның иң югары дәрәҗәсенә 6 яшьтә һәм соңрак ирешә. Төрле хуҗалык шартларында һәм климатик зоналарда җитлеккән атларның үлчәмнәрендә бераз аерма булырга мөмкин. Токымның иң яхшы сыйфатлары даими камилләштерелә.

Орлов юртаклары токымы Россиядә генә түгел, Европа илләрендә дә югары бәяләнә. Россиядә, шулай ук Көнбатыш Европа, АКШта ат токымын яхшыртуда файдаланыла. Рус юртаклары токымын чыгаруда нәсел башы булып тора.

1920 еллардан Орлов юртаклары токымы фәкать чиста токым куллану ысулы белән үрчетелә һәм камилләштерелә. ХХ йөз дәвамында токымлы атларның баш саны арта, Орлов юртаклары Россиянең төрле төбәкләрендә, союздаш һәм автономияле республикаларда тарала, алар СССРның, хәзер РФнең барлык ипподромнарында диярлек уздырылучы ярышларда катнаша, ил күләмендәге һәм төбәкләр масштабындагы рекордларның байтагы Орлов юртаклары токымына туры килә.

Татарстандагы барлык атларның 5% ын Орлов юртаклары токымы тәшкил итә (2013 ел башына). Республикада аны үрчетү белән 15 дәүләт нәсел заводы һәм дәүләт нәсел фермасы, шул исәптән «Татарский», «Казанский» нәсел заводлары, Чистай, Алабуга, Әлмәт, Буа, Баулы, Нурлат, Минзәлә шәһәрләрендәге, шәһәр тибындагы Балтач посёлогындагы, Мөслим, Актаныш һ.б. авыллардагы фермалар шөгыльләнә.

Юртаклар катнашындагы ярышлар, чабышлар республиканың 15 ипподромында уздырыла.

Шулай ук кара Ат асраучылык.

Әдәбият  

Козлов С.А., Парфенов В.А. Коневодство. СПб.–М.–Краснодар, 2004.

Авторлар — М.Г.Миролюбов, Ә.Х.Фазылҗанов