Спас районының Өчкүл авылы янында.

Су өслегенең мәйданы 14 га. Су күләме 113 мең м3. Озынлыгы 500 м, иң зур киңлеге 380 м. Уртача тирәнлеге 0,8 м, иң зур тирәнлеге 1,8 м.

Җир асты сулары белән туена.

Суы сары төстә, иссез, бик болганчык, аз минеральләшкән, йомшак (1,9 мг-экв/л).

ТРның табигать истәлеге (1978).