Наясолка елгасының (Бизнә, Кама елгалары бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 13,5 км. Бассейнының мәйданы 57,7 км2. Идел аръягы түбәнлеге буйлап ага. Елга башы Әлки районы Иске Такталы авылыннан 2 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы Спас районы Татар Такталысы авылыннан 2 км төньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 136 м, тамагыныкы – 78 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Елга челтәренең тыгызлыгы 0,23 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Җәен озак вакыт яңгырлар яумаганда елга урыны-урыны белән кибә һәм суы тамагына кадәр барып җитми. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 97 мм, ташу агымы катламы 92 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа.

Суы язын каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.