ТАССР Югары Совет Президиумының 1978 ел 26 октябрь Указы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге казанышлары өчен предприятиеләр, оешмалар, фәнни-тикшеренү, проект-конструкторлык учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренә бирелә. Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 512 кеше лаек була.