- РУС
- ТАТ
хакимият-хуҗалык хезмәткәре, авиация двигательләре төзү өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы (1994), профессор (1998), ТССРның атказанган машина төзүчесе (1991)
1938 елның 25 июне, Питрәч районы Надеждино авылы — 2023 елның 9 сентябре, Казан.
Казан авиация институтын тәмамлый (1970).
1960 елдан Казан моторлар төзү ҖБдә эшли: шомартучы, өлкән мастер, цех башлыгы урынбасары, цех башлыгы, производство башлыгы (1974), җитештерү буенча директор урынбасары (1975 елдан), елдан баш инженер (1976 елдан), генераль директор (1983 елдан), берләшмә дирекциясе киңәшчесе (2004–2010).
Павлов авиация сәнәгате үсешенә зур өлеш кертә. Аның җитәкчелегендә предприятиедә берничә тапкыр реконструкция уздырыла, алдынгы технологияләр гамәлгә кертелә, Ил-62, Ту-154, Ил-86 самолётлары өчен Н.Д.Кузнецов конструкцияләгән НК-86, НК-93 двигательләрен, магистраль газ үткәргечләр өчен НК-16СТ, НК-16 — 18СТ, НК-38СТ двигательләрен җитештерү оештырыла.
Хезмәтләре авиация һәм газ-турбиналы двигательләр төзүгә карый.
Уйлап табуга 15 авторлык таныклыгы бар.
1984–1990 елларда ТАССР ЮС, 1990–1995 елларда ТССР һәм ТР ЮСлары депутаты.
Украина ССР Дәүләт бүләге (1983), СССР МС бүләге (1984) лауреаты.
Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Пластичность и резание металлов. М., 1994 (автордаш);
Размерное и безразмерное формообразование сложнопрофильных поверхностей. М., 1996 (автордаш);
«Мои 65 ...». К., 2003.
Фролова Л. Помнить о прошлом, думать о настоящем и работать для будущего: Казанскому моторостроительному — 70 лет. К., 2001.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.