РСДРПның Әстерхан комитеты татар төркеме органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1907 елның мартыннан 3 апреленә кадәр Әстерхан шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 3 саны чыга.

Нашире — К.Иримбитов, мөхәррире — Х.Гомәров, фактик мөхәррире — М.Галәү.

Әстерхан вице-губернаторы карары белән П.А.Столыпинга каршы сатирасы өчен — беренче саны, хөкүмәткә каршы мәкаләләре өчен өченче саны кулга алына.

Юнәлеше

Телеграф агентлыгы хәбәрләре, җирле яңалыклар басыла.

Социаль һәм милли изүгә, наданлык һәм артта калганлыкка каршы юнәлтелгән материаллар да дөнья күрә.

Мәкаләләр Ш.Бәйдинең (Ш.Гуниның тәхәллүсе) тематик карикатуралары белән бизәлә.

Әстерхан округ мәхкәмәсе карары белән ябыла; Х.Гомәров кулга алына.

Әдәбият

Гыйльманова Ф. «Туп» журналы // Казан утлары. 1966. № 6;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2019. Т.6, Ч.1;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.