- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1944 елның 2 августы), подполковник (1946)
1911 елның 11 ноябре, Казан губернасы, Спас өязе Яңа Мордово авылы (хәзерге Спас районы территориясендә булган, 1955-1957 елларда Куйбышев сусаклагычының су басу зонасына эләккән) – 1962 елның 26 гыйнвары, Сочи шәһәре.
1921 елда әти-әнисе белән Ярославльгә күчеп китә, Карабиха авылында яши. Авыл советы секретаре, Ярославль аракы заводында аппаратчы булып эшли.
1931 елдан Кызыл Армиядә.
Ворошиловград хәрби авиация очучылары мәктәбен тәмамлый (1935).
Халхин-Гол елгасы буендагы бәрелешләрдә (1939) һәм совет-фин сугышында катнаша (1939–1940).
1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, гвардия майоры, 101 нче гвардия истребительләр авиация полкы (4 нче һава армиясенең 329 нчы истребительләр авиация дивизиясе) штурманы. Төньяк Кавказ, Кавказ арты һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Кавказ сугышында, Кырым, Украина, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша.
345 сугышчан очыш ясый, 75 һава сугышында катнаша, шәхсән үзе дошманның 16 самолетын бәреп төшерә.
1946 елда запаска чыга.
Сочи шәһәрендә яши һәм эшли.
Ленин ордены, Кызыл Байрак, Александр Невский, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Болгар шәһәрендә Геройлар аллеясында А.М.Беркутов бюсты куела. Казанда һәм Болгар шәһәрендә урамнарга аның исеме бирелә.
Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963;
Герои боев за Крым. Симферополь, 1972;
Герои битвы за Кавказ. Цхинвал, 1975;
Герои огненных лет. Ярославль, 1985; Г
ерои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с.;
Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2023. Т. 3. С. 396, 400;
Книга Героев = Батырлар китабы// сост.: М.В. Черепанов, Е.В. Панов. – Казань, 2022.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.