Административ-территориаль буйсынуы

1925 елда Иске Карамалы авылыннан, зур янгыннан соң яңа урынга күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Минзәлә кантоны Әмәкәй волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Иске Карамалы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда поселокта “Кызыл Бүләк” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Газизов), 1952 елда – берләштерелгән “Алга” колхозы, 1960 елда берләштерелгән “Урал” колхозы составына керә. 1965 елда – Куйбышев исемендәге колхоз булып, 1991 елда мөстәкыйль “Яңа Карамалы” колхозы булып аерылып чыга. 1995 елдан “Яңа Карамалы” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1931 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1970 елда яңа бина төзелә), 2000 елларда ябыла.

Авылда балалар бакчасы (1975 елдан), клуб (1960 елда яңа бина төзелә), “Галия” мәчете (2007 елдан) бар.

Клуб каршында “Яшьлек” театр коллективы (2003 елдан), “Тамчы” хореография коллективы (2005 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Н.Х.Мәкъсүтов (1936 елда туган) – икътисад фәннәре докторы.

Халык саны

1938 елда – 301,
1949 елда – 303,
1958 елда – 324,
1970 елда – 310,
1979 елда – 264,
1989 елда – 192,
2002 елда – 186,
2010 елда – 166,
2017 елда – 150 кеше (татарлар).