- РУС
- ТАТ
язучы
1903 елның 15 июне, хәзер БРның Нуриман районы Иске Күл авылы — 1938 елның 16 декабре, Уфа шәһәре.
Башкорт телендә яза.
Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала, Оренбург башкорт педагогика техникумын тәмамлый (1924).
«Яңа авыл», «Башкортостан йәштәре» газеталары редакцияләрендә эшли, 1928–1933 елларда «Сәсән», «Трактор» журналларының җаваплы сәркәтибе, бер үк вакытта Башкорт педагогия институтында укыта.
Пролетар язучыларның Башкортстан ассоциациясен оештыручыларының берсе һәм идарә әгъзасы.
Беренче хикәяләренең лейтмотивы — хезмәт пафосы, дингә каршы юнәлеш, илне тышкы һәм эчке дошманнардан саклау, хатын-кызларның тигез хокуклы булулары, патриархаль искелек калдыкларын тәнкыйтьләү темалары. Яшьләргә багышланган «Уралда» (1925), «Бухгалтер» (1926), «Баксасы йыры» (1926), «Аҙашҡандар» (1926), «Һиңә хат» (1927) шигырь һәм поэмаларында вульгар социологизм тәэсире сизелә. Х. проза жанрында уңышлы иҗат итә. «Кооператорҙар» (Уфа, 1926), «Ҡатын» (Уфа, 1930) повестьларында шәхес формалашуны күрсәтә, аның рухи байлыгын ачып бирә.
«Боролош» романы — Беренче бөтендөнья сугышыннан 1920 еллар уртасына кадәрге чорны үз эченә алган эпик әсәр. Роман чын вакыйгаларга нигезләнгән, катнашучылар — тарихи шәхесләр (З.Вәлиди, З.Камали һ.б.).
Хәйри иҗаты өчен жанрлар төрлелеге (документаль повесть, новеллалар, легендалар, публицистика) хас. «Бүлмә» (1930), «Өсәүҙең тарихе» (1938) повестьлары тәнкыйди реализм рухында язылган: беренчесендә автор түрәләрнең бюрократизмын кискен тәнкыйтьли, икенчесендә иҗтимагый һәм әхлакый конфликтларны ачып бирә. «Башҡорт ауылында», «Онотолған әкият» (икесе дә — Уфа, 1927), «Сабата» (М., 1928) очерклар җыентыклары авторы.
Н.В.Гоголь әсәрләрен башкорт теленә тәрҗемә итә.
Һайланма әҫәрҙәр: Шиғырҙар, хикәйәләр. Өфө, 1953.
Сафуанов С.Г. Ғәйнан Хәйри. Тормошо һәм ижады. Өфө, 1983;
Писатели земли башкирской: Справ. Уфа, 2006.
Автор — Р.К.Әмиров
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.