Көнчыгыш фронтның Көньяк төркеме Революцион Хәрби Советының сәяси бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1919 елның июнь–июль айларында Самара шәһәрендә татар телендә барысы 5 саны нәшер ителә.

Мөхәррирләре — М.Давыдов, С.Атнагулов.

Актив авторлары арасында — Г.Садри, Х.Сәлимов, Х.Исхаков, Г.Хәлим була.

1919 елның июль башында Көнчыгыш фронтның Төркестан армиясе «Кызыл маяк» газетасы белән берләшә.

Әдәбият

Мухарямов М. Гражданская война в Татарии (1918–1920). Казань, 1969; 

Насыров Т.М. Из истории красноармейской печати на татарском языке (1918–1920) // Татария в период Октября. Казань, 1970;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор –  Т.М.Насыйров