- РУС
- ТАТ
Механика өлкәсе галиме, физика-математика фәннәре докторы (1964)
1917 елның 21 феврале, Петроград – 1993 елның 16 мае, Казан.
1938 елда Белорус университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук, математика кафедрасында эшли.
1941 елдан Куйбышев шәһәрендә: педагогика институты укытучысы (1941–1943), авиация (1944–1945) һәм индустриаль (1945–1946) институтлар хезмәткәре.
1946–1986 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалының Физика-техника институтында эшли.
Хезмәтләре сыгылмалылык һәм сүрүләр теорияләре мәсьәләләрен чишүдә якынчалык алымнарын эшләүгә һәм куллануга, чишү нәтиҗәләренең төгәллеген бәяләүгә карый. И.В.Свирский сыгылмалылык һәм сүрүләр теорияләре мәсьәләләрен чишү өчен гомуми характердагы һәм исәпләү нәтиҗәләре интуитив сайлап алынган функцияләрнең хаталарына (тирбәнү ешлыкларын һәм критик көчләрне, бөгелешләрне, аларның моментларын һ.б. билгеләгәндә) аз бәйләнгән вариатив формулалар тәкъдим итә. Сүрүләр исәпләүнең зур классы өчен эзлекле якынчалыклар алымын камилләштерә. Сәнәгатьтә кулланыла торган оптик конструкцияләрне исәпләү эшендә катнаша.
Методы типа Бубнова-Галёркина и последовательных приближений. М., 1968.
Метод прогонки для расчёта конструкций, состоящих из оболочек // Теория пластин и оболочек. М., 1971.
Функции усилий для плоских рам // Статика сооружений. Киев, 1978.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.