Әлмәт шәһәрендә урнаша. 1963 елда Әлмәт автомобиль-тракторлар ремонтлау заводы (файдалануга 1966 елда тапшырыла) буларак нигезләнә. 1990 елдан Әлмәт «Нефтемаш» машиналар төзү заводы, 1993 елдан АҖ. Баштарак нефть чыгару предприятиеләренең транспорт бүлекчәләренең дизель двигательләрен, тракторларны, йөк автомобильләрен һ.б. техникасын ремонтлау, үз ихтыяҗлары өчен стандарт булмаган җиһазлар җитештерү, төрле детальләр ясау һәм аларны яңарту белән шөгыльләнә. 1970 еллар башында бораулау һәм нефть промыселы машиналарына запас частьлар, халык куллануы товарлары чыгаруга керешәләр. 1970–1980 елларда ДТ-75 тракторы, «ЗИЛ», «КРАЗ», «Урал», «КАМАЗ» автомобильләре шассилары нигезендә төрле җайланмалар, нефть үткәргечләр өчен корыч фланецлар җитештерү оештырыла; скважиналарны ремонтлау өчен АзИНМАШ-37 һәм А-50 җайланмаларын капиталь ремонтлау үзләштерелә (илдә беренче тапкыр). Җитештерү үсү белән яңа корпуслар һәм котельный төзелә, специальләшкән заманча җиһазлар, шул исәптән санлы программалар белән идарә ителүче станоклар куллануга кертелә. 1980 елларда завод продукциясе илнең барлык нефть чыгаручы төбәкләренә җибәрелә. 1990 елларда республика авылларын газлаштыру вакытында җылыту казаннары ясау үзләштерелә. 2000 еллар башында скважиналарны ремонтлау өчен «КАМАЗ-43118» шассие нигезендә УПР-32Т җайланмасы эшләнә һәм җитештерүгә кертелә. 2007–2010 елларда «Нефтемаш» АҖ үзгәртеп корыла, аның нигезендә берничә предприятие оештырыла, эшләүчеләрнең гомуми саны 90 лап кеше (2013).

Төрле шассилар нигезендә завод технологик сыеклыклар, нефть һәм нефть продуктларын күчереп йөртү өчен вакуумлы автоцистерналар, продуктларны саклау өчен сыешлыклар, күтәрү җайланмалары, агрегатлар, скважиналарны һәм нефть үткәргечләрне җир өстендә ремонтлау өчен күчмә кыр остаханәләре, цемент измәсен болгату, насос-компрессор торбаларын сынау һәм алардагы җитешсезлекләрне ачыклау өчен җайланмалар, телескоплы вышкалар эшләп чыгара. Чуеннан һәм корычтан коелган күптөрле эшләнмәләр, эретеп ябыштырылган металл төзелеш конструкцияләре, авыл хуҗалыгы техникасы (тешле катоклар, төрәннәр, запас частьлар), аерым торак йортлар, эре производство һәм социаль объектлар өчен җылыту казаннары, бораулау һәм нефть промыселы җиһазларына запас частьлар җитештерелә. Предприятиедә йөк автомобильләре, двигательләр, нефть чыгару станоклары һ.б. техника ремонтлана. Продукцияне төп кулланучылар — «Татнефть», «АлАЗ», «Нефтекама машиналар төзү заводы» (БР) АҖләре, кече нефть компанияләре. Предприятие лаек булган бүләкләр арасында — «Сыйфат өчен» (Франция, 1997), бизнес-партнёрларның «Australiana discovery market» халыкара ассоциациясенең «Ел предприятиесе» (2000, 2001) халыкара призлары, «Россия икътисады лидеры» сертификаты (1995), Бөтенроссия «Югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» конкурсы грамотасы (2001). «Нефтемаш»ның күп кенә хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә лаек була, шул исәптән 7 кешегә — РФ, ТАССР, ТРның атказанган машина төзүчесе, 1 кешегә ТРның атказанган транспорт хезмәткәре исеме бирелә; 36 кеше орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.

Предприятие җитәкчеләре: А.Ш.Рамазанов (1963–1967), А.К.Бикташев (1967–1971), В.Г.Кензерский (1971–1972), Ф.Г.Габдрахманов (1972–1987), Р.Р.Шәрифуллин (1987–2003; 2003 елдан — директорлар советы рәисе), А.К.Кашапов (2003–2007).

Автор — Р.Р.Шәрифуллин