Тарихы

1680 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында 3 вак-төякләр кибете, земство мәктәбе (1910 елдан) эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1000 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Әлмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Әмзә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Красная звезда» колхозы оештырыла. 1960 елдан – «Комбайн» колхозы (1963 елдан үзәк утары – Яңа Әмзә авылы), 1994 елдан – «Комбайн» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2001 елдан – «Комбайн» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2004 елдан – «Юлдаш», 2007 елдан – «Заман» агрофирмасы», 2009 елдан – «ВЗП Билярск», шулай ук 2020 елдан «Алексагро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлекләре – Чурабатыр II, III торулыклары (бронза гасыр), Чурабатыр I торулыгы (элгәреге урта гасырлар чорының Имәнкискә культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы, композитор, педагог М.А.Макаровның бала чагы авыл белән бәйле.

Халык саны

1782 елда – 51 ир-ат;
1859 елда – 384,
1897 елда – 703,
1908 елда – 778,
1920 елда – 889,
1926 елда – 622,
1938 елда – 506,
1949 елда – 448,
1958 елда – 360,
1970 елда – 333,
1979 елда – 256,
1989 елда – 131,
2002 елда – 100,
2010 елда – 95,
2021 елда – 33 кеше (татарлар).