Биографиясе

1923 елның 16 июне, БАССРның Бәләбәй кантоны Иске Балак авылы – 1993 елның 25 августы, Уфа.

Башкорт педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1949 ел), Бөре шәһәрендә укытучылар институтында һәм педагогика училищесында башкорт теле һәм әдәбияты укыта.

1955 елдан «Совет Башкортстаны» газетасының баш мөхәррире. 1958–1989 елларда СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтында фәнни хезмәткәр.

Матбугатта 1937 елдан басыла башлый.

Иҗаты

Әсәрләрендәге үзәк тема – Бөек Ватан сугышы. Шагыйрь сугышчы геройның күңел кичерешләрен ачып бирә («Беҙҙең быуын», Уфа, 1947 ел; «Яҡты юлдар», Уфа, 1952 ел; «Һөйөү һүҙе», Уфа, 1955 ел; «Йәшлек юлдары», Уфа, 1958 ел җыентыклары), сугыш эпизодларын күз алдына китерә (рус теленә тәрҗемәдә «Разговор с отцом», Уфа, 1966 ел; «Разговор гор», Уфа, 1967 ел; «Две реки», Уфа, 1978 ел поэмалары), яу һәм хезмәт батырларына дан җырлый («Атай янында», Уфа, 1966 ел; «Заман еле», Уфа, 1970 ел; рус теленә тәрҗемәдә «Полвека», М., 1974; «Илле йәштәгеләр», Уфа, 1975; рус теленә тәрҗемәдә «В стране Салавата», М., 1975; «Звёзды за бой, звёзды за труд», М., 1979 җыентыклары).

Рамазановның поэзиясенә публицистик интонация һәм ачык гражданлык позициясе хас. Балалар өчен язылган шигырь-поэмалары да патриотизм һәм гражданлык хисләре белән сугарылган («Ғәжәп сәйәхәт»,Уфа, 1959 ел; «Ерән ҡашҡа», Уфа. 1975 җыентыклары).

1980 еллар ахыры – 1990 еллар башы иҗат чорында Рамазанов үткән вакыйгаларга тәнкыйди күзлектән бәя бирә. Шигырьләрендә Ватан, халык, дуслык, милләт кебек төшенчәләргә күбрәк мөрәҗәгать итә, заман психологиясен ачарга тырыша.

Рамазанов – әдәбият белгече буларак та танылган шәхес. Аның башкорт әдәбияты турында матбугатта басылган мәкаләләреннән тыш, «Башҡорт поэзияһында совет кешеһе образы» (Уфа, 1956 ел), «Мәжит Ғафури ижады» (Уфа, 1965 ел), «Сәйфи Кудаш: Әдәби портрет» («Сайфи Кудаш: Литературный портрет», М., 1989 ел) хезмәтләре бар.

Башкорт теленә А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, Н.А.Некрасов әсәрләрен тәрҗемә итә.

Рамазановның әсәрләре украин, белорус, казакъ, кыргыз, чуаш, грузин телләренә тәрҗемә ителгән.

БАССРның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1982 ел). Бөек Ватан сугышында катнаша. 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Һайланма әҫәрҙәр: 2 томда. Өфө, 1972–73.

Алтмыш аҙым.Өфө, 1983.

Яшьлектә кунакта. Казан, 1983.

Хәтер. Өфө, 1998.

Әдәбият

Хөсәйенов Ғ. Шағирҙар. Өфө, 1981.

Сафуанов С. Тынғы белмәй торған юлсы мин // Ағиҙел. 1983. № 6.

Яҙылмаган китап: иҫтәлектәр. Өфө, 1998.