Эчтәлек

1437 елның 5 декабре.

Алтын Урда тәхете өчен барган көрәштә Олуг Мөхәммәд хан 1437 елның көзендә Сәед Әхмәд тарафыннан җиңелә һәм 3 мең чамасындагы гаскәре белән чик буендагы Биләү (Белёв) шәһәренә таба чигенә. Кышны Биләүдә чыгарга ниятләп, кальга-шәһәр тирәсен «бозлап катыра», калын боз кантарлары кистереп, ныгытма төзетә («здела себе ледян град...»).

Василий II, ханны үз биләмәсеннән куып чыгарырга уйлап, бертуганы Юрийның уллары Дмитрий Шемяка белән Дмитрий Красный кенәзләр җитәкчелегендә 40 меңлек гаскәр җибәрә. Олуг Мөхәммәд хан көчләре баштарак беркадәр югалтуга дучар була, солых килешүе тәкъдим ителә. Рус гаскәре башлыклары килешүдән баш тарталар, «бозлап катырылган ныгытма»га һөҗүмне көчәйтәләр.

Хан атлылары кинәттән алар өстенә ябырыла, рус сугышчыларының байтагы һәлак була, калганнары куркып чигенә һәм кача. Рус елъязмачысы бу вакыйганы «татарове... побиша рать рускую ... бояр и князей множество», дип теркәп куйган. Олуг Мөхәммәд, бу бәрелештә зур җиңүгә ирешсә дә, Биләүдә озакка тоткарланмый. 1438 ел башында аның Түбән Новгородка (икенче берәүләр фикеренчә – Казанга) таба китеп баруы мәгълүм.

Әдәбият

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Зимин А.А. Витязь на распутье. Феодальная война в России XV в. М.,1991.

Автор – И.Л. Измайлов