Биографиясе

1930 елның 20 октябрендә Курган өлкәсенең Шадринск шәһәрендә туа.

Харьков танк училищесен (1951), Бронетанк гаскәрләре хәрби академиясен (Мәскәү, 1958) тәмамлый.

1951–1953 елларда Ленинград, 1958–1973 елларда Ерак Көнчыгыш хәрби округларында танк батальоны командиры, берләштерелгән ракета полкы командиры.

1973–1986 елларда Төньякта хезмәт итә, СССР Оборона министрлыгының махсус гаскәрләре берләшмәсе командиры.

1986–1988 елларда СССР Оборона министрлыгының укыту үзәге башлыгы (Мәскәү хәрби округы).

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият                           

Кто есть кто в татарской общине Москвы. М., 2000.