- РУС
- ТАТ
Россия Федерациясенең Башкортстан Республикасындагы административ-территориаль берәмлек
Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Мәйданы – 1974 кв.км. Үзәге – Үрге Яркәй авылы (Уфа шәһәреннән 160 км ераклыкта урнашкан).
Халкы – 33160 кеше (2014 ел). Татарлар саны 2010 елда – 5312 кеше (1970 елда – 9951, 1979 елда – 5468, 1989 елда – 11007, 2002 елда – 4958 кеше).
Районда алты татар, утыз өч татар-башкорт, ике татар-рус, бер татар-удмурт авылы бар. Иң зур татар авыллары: Базытамак (2009 елда – 693 кеше) һәм Кужбакты (384) авыллары.
Иң борынгы авыллар: Базытамак (1676 елдан мәгълүм), Әтәс (1740 еллар), База-Куян (1762–1783 еллар), Мәнәвез (1777 ел). Татарлар беренче булып Игъмәт (1697 ел), Абдулла (1718 ел), Нәдир (1777 ел) авылларында төпләнә.
Район мәдәният йорты каршында «Чагыл» татар халык театры эшли.
1990 елларда районның унике мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла, кырык тугыз мәктәптә татар теле предмет буларак өйрәнелә.
Татар, башкорт һәм рус телләрендә «Маяк» газетасы нәшер ителә.
Илеш районында:
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.