Колак, борын, йоткылык, бугаз авыруларын, шулай ук баш сөяге куышлыгы, күз чокыры, авыз куышлыгы, муен тирәсе органнарындагы (трахея, калкансыман биз, үңәч) ялкынсыну процессларын өйрәнә, авыруларны дәвалау һәм кисәтү ысулларын эшли. Органнарның функциональ бәйлелеге, анатомик яктан якын урнашулары, авыруларның үзара тәэсир итешүе отология, ринология һәм фаринголарингологияне уртак системада өйрәнүгә сәбәп булып тора. Гомуми оториноларингология үз эченә фонопедия һәм фониатрияне (тавыш ярылары физиологиясе һәм патологиясен, тавыш ясалышын өйрәнә; тавыш ясалышы бозылуны кисәтү һәм дәвалау ысулларын эшли), аудиология һәм сурдологияне (чукраклык һәм колакка катылыкның сәбәпләрен һәм клиник барышын өйрәнә; ишетү сәләтен коррекцияләү, компенсацияләү, бу төр авыруларны кисәтү һәм дәвалау ысулларын эшли), ЛОР-онкологияне (яман шеш алды халәте үзгәрешләре, шеш һәм яман шешләрне өйрәнә, авыруларны кисәтү, дәвалау, реабилитация ысулларын эшли) ала. Оториноларингология шулай ук ЛОР-педиатрия, ЛОР-фтизиатрия, ЛОР-аллергология, ЛОР-ринологияне берләштерә.

XIX йөздә оториноларингология, гомуми хирургия һәм терапиядән аерылып, мөстәкыйль медицина дисциплинасы булып оеша. Көнбатыш Европада француз галиме Ж.Итарның «Колак һәм ишетү авырулары турында трактат» («Трактат о болезнях уха и слуха», 1821, Франция), Австрия анатомнары И.Хиртльнең «Бугаз авырулары» («Болезни гортани», 1845) һәм Л.Тюркның «Бугаз һәм өске сулыш юллары авыруларының барышы» («Клиника болезней гортани и верхних дыхательных путей», 1866, Австрия), немец галиме Б.Френкельның «Борын авыруларының гомуми диагностикасы һәм авыруларны дәвалау» («Общая диагностика и лечение болезней носа», 1876, Германия) китаплары кебек классик хезмәтләр басылып чыга.

XIX йөзнең 2 нче яртысында Россиядә колак, борын, тамак (ЛОР) авырулары проблемалары белән П.А.Загорский, Е.О.Мухин, Н.И.Пирогов, Д.И.Кошлаков, И.И.Насилов, А.Ф.Пруссак, В.Т.Покровский (С.П.Боткин шәкертләре), В.Н.Никитин, В.Н.Окунев, Б.В.Верховскийлар шөгыльләнә. Фәнни эзләнүләр физиология, патофизиология, профессиональ патологиягә, авыруларны «җиңелчә» хирургик ысуллар белән дәвалауга багышлана. 1908 елда оториноларингологларның 1 нче Бөтенроссия съезды, 1924 елда Бөтенсоюз съезды уздырыла. Оториноларингология буенча берничә эре фәнни мәктәп оеша (Ленинград, Мәскәү, Казан, Саратов, Киев, Харьков һ.б.). Беренче рус фәнни мәктәбенә С.П.Боткин шәкерте С.П.Симаковский нигез сала. Аның тарафыннан Петербургта төзелгән Оториноларингологлар җәмгыяте «Журнал ушных, носовых и горловых болезней» басмасын нәшер итә.

Казанда оториноларингология проблемалары XIX йөз ахырында өйрәнелә башлый. Казан университетында отиатрия курсын Н.Ф.Высоцкий (1868–1890), ларингология курсын М.Ф.Болдырев (1870–1898), ринология курсын Н.А.Геркен (1897–1925) алып бара. Оториноларингологиянең фән буларак үстерелә башлавы Оториноларингология клиникасы һәм университетның медицина факультетында оториноларингология кафедрасы ачылу белән бәйләп карала. ЛОР-белгечләрнең Казан фәнни мәктәбен В.К.Трутнев нигезли, аның эшен П.Д.Буев, В.В.Громов, С.П.Яхонтов, З.И.Вольфсон һ.б. дәвам итә.

1927 елда Казанда Оториноларингологлар фәнни җәмгыяте төзелә; клиник тикшеренүләр борын, борын куышлыгы, йоткылыктагы ялкынсынуларны, бугазның кискен һәм хроник стенозларын, мастоидитларны, баш сөяге куышлыгындагы катлаулы авыруларны өйрәнүгә; шешләргә диагноз куюда, куышлыклардан ят матдәләр алу, үлек җыелу очракларында бронхоэофагоскопия куллануга юнәлдерелә.

1940 елларда борын, йоткылык, бугаз, трахея, үңәч җәрәхәтләренә, шул исәптән сугыш яраларына диагноз кую, яраларны дәвалау (хирургик юл белән дә); ЛОР-органнарда, ишетү аппаратында шеш булган очракларда диагноз кую һәм авыруны дәвалау (Н.Н.Лозанов һәм А.Н.Мурзин җитәкчелегендә) ысуллары эшләнә һәм камилләштерелә.

Йоткылык һәм ишетү юлы стенозларын дәвалауның Н.Н.Лозанов тәкъдим иткән ысуллары күптомлы «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет медицинасы тәҗрибәсе» («Опыт советской медицины в Великой Отечественной войне 1941–1945 гг.», т. 1–35, М., 1951) җыентыгында тасвирлап аңлатыла.

1950 еллардан ЛОР-онкологиягә, баш сөяге куышлыгындагы катлаулы отоген авыру очракларына караган мәсьәләләр, бу төр авыруларны диагнозлау ысуллары тикшерелә башлый. Колак авырулары, колакка катылык, аларны диагнозлау һәм дәвалауны камилләштерү ысуллары белән Л.Г.Сватко, Л.Д.Нестерова, Р.В.Холопов, В.И.Галочкин, Р.М.Нурсәитовалар шөгыльләнә (1960–1980 еллар). 1970 еллардан отосклерозның патогенетик факторлары һәм колакка катылыкның нейросенсор төрен вакытында диагнозлау ысуллары өйрәнелә. Йоткылык һәм бугаз шешләрен диагнозлау һәм нәтиҗәле дәвалау, яман шеш сәбәпле зыян күргән бугазны реконструкцияләү һәм тавыш ясалу белән бәйле органнар пластикасы ысулларын 1980–1990 елларда Г.Г.Автандилов, Л.Г.Сватко, Х.А.Алиметов өйрәнә һәм камилләштерә. Р.А.Заһидуллин, М.Г.Рәүфов (1998, 2004) тавыш ясалышы бозылуны (дисфония) диагнозлау һәм дәвалау ысулларын эшли. Беренче булып борын аша сулыш алу бозылу (вазомотор ринит), тамакка «төер утыру», буылу, йоткылыктагы сызлаулы авырту, йоту һәм сөйләмдәге тайпылышлар, муен тирәсендәге тукымалар патологиясе һәм умыртка баганасы остеохондрозы арасындагы бәйләнешләр ачыклана (патологияләргә тасвирлама бирелә); диагноз кую һәм дәвалау ысуллары тәкъдим ителә (Х.А.Алиметов).

Республикада яшәүчеләргә фониатрия ярдәме өске сулыш юлларын тернәкләндерү хирургиясе медицина үзәкләрендә, ишетүне яхшырту һәм фониатрия кабинетларында (Казан шәһәренең 18 нче клиник хастаханәсендә һәм Республика клиник хастаханәсендә), шулай ук Казан консерваториясе һәм Татар опера һәм балет театры каршындагы фониатрия кабинетларында күрсәтелә. ЛОР-онкологик авырулар республика һәм шәһәр диспансерларында дәвалана.

2010 елга дәвалау учреждениеләрендә 230 дан артык табиб-оториноларинголог эшли.

Автор — Х.А.Алиметов