Казанның «Хезмәт берлеге» кулланучылар җәмгыяте органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1909 елның декабреннән 1910 елның мартына кадәр рус телендә нәшер ителә, барысы 3 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире — Д.С.Уханов.

«Иҗтимагый-мәдәни тормыш мәсьәләләренә багышланган журнал» дигән өстәмә башы була.

Юнәлеше

Мәкаләләрдә Россиядә, аеруча халыкның төрле формадагы үзара ярдәм җәмгыятьләре оештыруда катнашкан түбән катлавы арасында иҗтимагый үзешчәнлекнең сизелерлек үсеше билгеләп үтелә.

Редакция Казан һәм губерна, кооператив һәм профсоюз оешмалары тормышын һәрьяклап яктыртырга, эшчәнлекләренең теоретик һәм практик мәсьәләләрен хәл итәргә омтыла.

Материалларның күп өлеше «Хезмәт берлеге» һәм аның каршында оешкан Ссуда-саклык ширкәте эшенә, приказчикларның ярдәмче җәмгыяте, коммерция хезмәткәрләре һәм хисапчылары оешмалары, Рус җир бүлеп бирүчеләр оешмасының Казан бүлеге, Алафузов кулланучылар оешмасы һәм башка эшчәнлеген анализлауга багышлана.

Казан торак төзелеше кооперативлары оештыру проблемаларын күтәрә.

Оешмаларның хисап документлары формасы һәм эчтәлеге, җыелыш һәм съездлар уздыру даимилеге («Хезмәт берлеге»нең Ссуда-саклык ширкәтенең 1909 ел хисаплары басыла) турындагы мәсьәләне куя.

Россиядә кооператив хәрәкәте үсеше хроникасы басыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Р.А.Айнетдинов