1) Чыңгызыйлар дәүләтләрендә хан нәселеннән булган ир бала титулы. Дәрәҗәсе буенча әмир һәм морзалардан югарырак баскычта торган. Соңрак Алтын Урда белән татар ханлыкларында угълан атамасы хәрби хезмәттәге аксөякләргә һәм сөңге белән генә коралланган атлы җиңел гаскәриләргә күчкән.

2) XVIII–XX йөзләрдә Европа армияләрендә (Россиядә XIX йөздән) җиңел кавалерия гаскәриләре атамасы.

Автор — М.Г.Госманов