Эчтәлек

1906 елда Казан университеты басмаханәсенең элеккеге хезмәткәрләре абыйлы-энеле Г.М. һәм М.М.Әхмәдуллиннар тарафыннан 1902 елдан эшләп килүче «Көтебханәи ибтидаи» китап кибете җирлегендә оештырыла.

1908 елдан устав капиталы 16 мең сум булган «Габделвәли Әхмәдуллинның «Сабах» ширкәте» итеп үзгәртелә, аңа Ш.Ш.Әхмәров, Г.Г.Гыйльфанов, С.С.Гобәйдуллин, А.Г.Дәүләтшин-Хөсәенов, Х.А.Зәбиров, М.З.Фәйзуллин, М.Ш.Хәлфин керә.

Ширкәтнең Казанда һәм Уфада китап кибетләре була. 1909 елда һәм 1911 елда Казан губернаторы Г.М.Әхмәдуллинның нәшрият ачу турындагы үтенечен кире кага. 1912 елда Казан университеты басмаханәсе башлыгы А.Т.Соловьёв булышлыгы белән ширкәт тарафыннан «Өмид» басмаханәсе ачыла (шул ук елда басылган татар китаплары саны буенча бертуган Кәримовлар басмаханәсеннән генә калыша).

«Сабах» басмаларының күп өлешен Г.Тукай, Г.Камал, М.Гафури, К.Насыйри, З.Бәшири, С.Сүнчәләй һ.б. татар язучылары әсәрләре, популяр һәм белешмә басмалар, гамәли кулланмалар, дәреслекләр һәм К.Бәшири, Н.Думави, Г.Ибраһимов, Ш.Мәрҗани, Ш.Рәхмәтуллин, Х.Фәйзи һ.б. авторларның уку китаплары; татар һәм кыргыз фольклор әсәрләре, рус әдәбияты һәм фольклоры әсәрләре тәрҗемәләре; юл күрсәткечләр, календарьлар, географик карталар һ.б. алып тора.

«Яңа мәктәп китапханәсе» китаплары сериясе барлыкка килә. Аларга белем бирүнең барлык юнәлешләренә караган әсәрләр һәм киң катлау укучыга адресланган матур әдәбиятның тәрҗемә әсәрләре керә («Сабахның»ның басмалары һәм китап сәүдәсе ассортименты каталогларда чагыла).

1911–1917 елларда «Өмид» басмаханәсендә гомуми тиражы 1347575 данә белән исәпләнгән 401 китап басыла (аларның якынча яртысы «Сабах» ширкәте басмалары), 1918–1921 елларда тиражы 140000 данә булган 60 исемдәге китап (алар арасында – Ә.Гыйсмәти һәм М.Туктаровның татар теле, Г.Ибраһимовның татар теле белеме һәм әдәбияты, Н.Вәлишин һәм Г.Хәбировның арифметика, Ф.Сәйфи-Казанлы, Г.Фәхретдиновның тарих дәреслекләре һәм уку ярдәмлекләре; Г.Исхакый, Г.Баттал, Ә.Максуди, Ф.Туйкин, Р.Фәхретдинов һ.б.ның фәнни хезмәтләре, татар матур әдәбияты әсәрләре) бар.

1921 елда ширкәт национализацияләнә.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. Казань, 1974.

Каримуллин А.Г. Становление и развитие татарской советской книги (1917–1932). Казань, 1989.

Габдельганеева Г.Г. Полиграфия и печать в Казанской губернии. 1800–1917 гг. Казань, 2005.

Габдельганеева Г.Г. Книжная торговля в Казанской губернии: вторая половина XVIII в. – 1917 г. Казань, 2006.

Автор – Г.Г.Габделганиева