Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Зирәк Гомәр кызы Бикмөхәммәтова. Биолог, биология фәннәре докторы (1976)
1935 елның 6 августында Кыргызстан ССРның Ыссык-Күл өлкәсе Тамга авылында туган.
Урта Азия университетын тәмамлый (1958, Ташкент). Үзбәкстан ССР Фәннәр академиясе институтларында эшли; 1985 елдан Физиология һәм биофизика институтында лаборатория мөдире.
Төп хезмәтләре биомембраналар аша ионнарның молекуляр транспорт механизмнарына һәм күзәнәк эшчәнлеген җайлау механизмнарына карый.
Гормональная регуляция транспорта ионов. Ташкент, 1975.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.