Тарихы

1730 елларда нигез салына; 1880 елларга кадәр рәсми чыганакларда 2 авыл буларак исәпләнә: Яңа Урдала (Иске Поляевка) һәм Туктар.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында 2 мәчет, 2 су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 5117 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Сходнево влостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Туктар Урдаласы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл орден” колхозы оештырыла, 1958 елда “Маяк” колхозы (Карагай авылы) белән “Муса Җәлил” колхозына берләштерелә, 2010 елдан “Лениногорск” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (1976 елдан яңа бинада), мәдәният йорты (1966 елдан), китапханә, Р.Сафуанов исемендәге мәчет (1997 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1994 елдан), балалар бакчасы (1966 елдан, 2011 елдан мәктәп бинасында) бар.

Мәдәният йорты каршында “Балкыш” – театр, “Хыял” – хореография, “Яшьлек” вокаль коллективлары (барысы да – 2000 елдан) эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән “Зилбәр” чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

М.М.Газизов (1940–2013) – шагыйрь;

Х.С.Гайнанов (1931 елда туган) – инженер-механик, авыл хуҗалыгы җитештерүендә технологик процессларны механикалаштыру буенча белгеч, техник фәннәр кандидаты, профессор, ТССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, ТАССРның атказанган механизаторы, фән һәм техника өлкәсендә РСФСР Дәүләт бүләге лауреаты;

Р.З.Сафуанов (1939 елда туган) – ТРның атказанган нефтьчесе, Дуслык ордены кавалеры.

Халык саны

1748 елда – 49 ир-ат;
1795 елда – 320,
1859 елда – 599,
1889 елда – 1870,
1897 елда – 1598,
1910 һәм 1920 елларда – 2070 шәр,
1926 елда – 963,
1938 елда – 1686,
1949 елда – 1273,
1958 елда – 1103,
1970 елда – 1204,
1979 елда – 976,
1989 елда – 708,
2002 елда – 646,
2010 елда – 564,
2017 елда – 462 кеше (татарлар).