Эчтәлек

Комедия, шыксызлыктан көлеп, чынбарлыкны көлке категориясеннән чыгып гәүдәләндерә. Комедиянең персонажы, көлкеле ситуациягә эләгеп, үзен үзе фаш итә. Кайбер комедияләрдә тискәре геройга уңай герой каршы тора, кайберләрендә көлке автор идеяләрен үткәрү өчен хезмәт итә.

Комедия жанры татар әдәбиятында халык уеннарына, йолаларга, бәйрәмнәргә, фольклор әсәрләренә барып тоташа. Шулай ук аның үсешенә «театрлаштырылган уеннар» сюжетлары («Мәҗмугыль-хикайәт», «Мең дә бер кичә»), диалогларга корылган дастаннар («Бүз егет», «Таһир белән Зөһрә»), төрек, әрмән, әзәрбайҗан әдәбияты әсәрләре дә сизелерлек йогынты ясый. Мөстәкыйль жанр буларак, комедия татар әдәбиятында XIX йөз ахырында — XX йөз башында формалаша; бу процесска рус һәм Көнбатыш Европа әдәбияты һәм театры нык тәэсир итә. Төрек һәм рус телләреннән тәрҗемә ителгән комедияләрдә («Хөсет бабай», «Комедия Чистайда») артта калганлык көлү объекты була, белемгә омтылу, әхлаклылык хуплана, барлык кешеләрнең тигезлеге идеясе алга сөрелә. Г.Камал («Беренче театр», «Бүләк өчен», «Банкрот», «Безнең шәһәрнең серләре»), Г.Исхакый («Җәмгыять», «Кыямәт»), И.Богданов («Помада мәсьәләсе»), С.Рәмиев («Низамлы мәдрәсә»), Ш.Камал («Хаҗи әфәнде өйләнә»), К.Тинчурин («Көйсез кияү») һ.б. иҗатында комедия аеруча зур гәүдәләнеш таба. Г.Камал, Г.Исхакый комедияләрендә халыкның көлү традициясе торгызыла, замананың милли сатирик типлары барлыкка килә («Банкрот»та Сираҗетдин, «Беренче театр»да Хәмзә бай, «Җәмгыять»тә Муса мирза, «Кыямәт»тә Шаһияздан бай), әхлак, социаль, милли мәсьәләләр, тормышның югары һәм түбән яклары бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тора.

1920–1930 еллар комедиясе 3 төргә бүлеп карала: беренчеләрендә — ирония ярдәмендә үткән заманнар һәм вакыйгалар, буржуазия вәкилләре (Н.Исәнбәтнең «Һиҗрәт»е, К.Әмиринең «Печән базары»), икенчеләрендә — яңа тормышта үз урыннарын таба алмыйча, үткән заманның кире кайтуы турында хыялланып, гомерләрен «җәмгыять өчен» мәгънәсез кайнашуда уздыручылар (К.Тинчуринның «Американ»ы), өченчеләрендә иҗтимагый тормыш бюрократизмыннан, эш урынын шәхси мәнфәгатьләрдә файдалану ише тискәре яклар (Г.Тинчуринның «Хикмәтле доклад», Н.Исәнбәтнең «Портфель» комедияләре) көлке объектына әверелә. Ләкин, тулаем алганда, бу комедияләргә замананың актуаль мәсьәләләреннән читләшү, вульгар социологизм принципларын гәүдәләндерү хас. Г.Исхакыйның «Жан Баевич» пьесасында фарс элементлары да бар. 1930 еллар репрессияләре жанр үсешенә тискәре йогынты ясый.

Бөек Ватан сугышы елларында фольклор сюжетына нигезләнеп язылган пьеса (Н.Исәнбәтнең «Җирән Чичән белән Карачәч сылу»ы) аеруча көчле иҗтимагый-мәдәни яңгыраш ала. Сугыштан соңгы елларда комедия әхлакый эзләнүләр юлында үсә, ләкин совет әдәбият белемендә тамыр җәйгән «конфликтсызлык теориясе» ул елларда язылган пьесаларда үз йогынтысын нык сиздерә һәм комедия үсешен тоткарлый. Язучыларның хөкем сөргән идеология таләпләренә буйсынуы комедияне мораль уку белән мавыгуга, конфликтларның җиңел чишелеш алуына китерә.

Шул ук вакытта карьеризмга, эгоизмга, бюрократизмга, артта калганлыкка каршы чыгучы яңа фронтовик-геройның тууы жанрны бераз җанландыра, көнкүрешне чагылдырган водевильләр язылуга сәбәп була (Ш.Хөсәеновның «Профессор кияве», Р.Ишморатның «Директор хатыны», Н.Исәнбәтнең «Зифа»сы, Г.Насрыйның «Яшел эшләпә»се). 1960 еллардагы «Хрущёв җепшеклеге» комедиядә халыкчанлык традициясен торгыза. Замана героена игътибар арта, пьесаларда конфликт тормышчан характер ала. Жанрны сизелерлек баеткан яңа төр водевиль (Х.Вахитның «Күк капусы ачылса»), көнкүреш комедиясе (Ю.Әминовның «Әй әшнәләр, әшнәләр!»), трагикомедия (Ш.Хөсәеновның «Зөбәйдә — адәм баласы») языла. Т.Миңнуллинның «Нигез ташлары» һәм Ю.Әминевнең «Сатучылар» пьесалары көнкүреш комедиясе һәм драма синтезы үрнәге булып тора. Көн кадагына куелган әхлакый проблемаларны күтәрү, замандашның рухи дөньясына үтеп керергә тырышу комедиячел характерларның драматизмын арттыра, психол. тәэсирне көчәйтә.

1970 елларда идея-эстетик эзләнүләр жанрлар синтезына, психологик аспектның тирәнәюенә, чынбарлыкны фәлсәфи тирәнлектә аңлауга китерә. А.Гыйләҗевнең «Эңгер-меңгер», Ю.Әминовның «Кан кардәшләр», Ф.Садриевның «Кондырлы кодачасы» пьесаларында көлү объекты булып көнкүрештәге ыгы-зыгылар, әхлаксызлык, гаделсезлек, артта калганлык тора. «Җитди» (И.Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә»), «моңсу» (Т.Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр») комедияләр туа; музыкаль комедия (Х.Вахитның «Кияүләр»), водевиль (Т.Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү») үсеш ала. Идеологик басым арткан саен, «тыелган» темалар барлыкка килә, җәмгыятьтәге социаль һәм сәяси мәсьәләләр әдәбият даирәсеннән читтә кала.

1990 елларда җәмгыятьтә барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә комедия активлаша төшә. Җәмгыятьтә туган сәяси һәм идеологик каршылыклар, әхлаксызлык, рухи ярлылык, карашлар тарлыгы, түрәләр алдында баш ию кебек күренешләр комедия объектына әверелә (З.Хәкимнең «Кишер басуы», «Мин төш күрдем»; Т.Миңнуллинның «Баҗа мал түгел, кәҗә туган түгел»; М.Гыйләҗевнең «Баскетболист»; Ф.Яруллинның «Бер күрешү — үзе бер гомер»; Д.Салиховның «Булса кодаң генерал» пьесалары). Чынбарлыкны сатирик югарылыкта тасвирлауның яңа формалары, ысуллары һәм чаралары комедиядә тема һәм жанр ягыннан төрлечә чагылыш таба (лирик  комедия — Т.Миңнуллинның «Йөрәк маем»; сатирик комедия — Д.Салиховның «Пуля»; музыкаль комедия — Г.Каюмовның «Һинд кызы»; иҗтимагый комедия — И.Юзеевның «Безнең әти мировой», З.Хәкимнең «Чапты атым Казанга»; көнкүреш комедиясе — Ф.Яруллинның «Бер күрешү — үзе бер гомер»; водевиль — Р.Батулланың «Сөйгән ярым ятка кала»).

Әдәбият

Ханзафаров Н.Г. Татарская комедия (истоки и развитие). К., 1996.

Автор — Ә.М.Закирҗанов