- РУС
- ТАТ
Татарстанның Югары Ослан районындагы авыл. Югары Ослан авылыннан 20 км көнбатыштарак, Моркваш елгасы бассейнында урнашкан
1910 елларда нигез салына.
Оештырылган вакытыннан Казан губернасының Зөя өязе Югары Ослан волостенда. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында.
1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.
Хәзер Яр буе Морквашы авыл җирлеге составына керә.
1928 елда авылда “Новая жизнь” колхозы оештырыла, 1952 елдан – “Партизан” колхозы (Яр буе Морквашы авылы), 1958 елдан – “Путь к коммунизму” (Югары Ослан авылы) колхозы (1970–1997 елларда “Услонский” совхозы), 1982 елдан “Набережный” (Яр буе Морквашы авылы) совхозы составында (1998–2007 елларда “Морквашка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).
Авылда Идел буе урманчылыгы һәм Идел буе урман хуҗалыгы конторалары урнашкан.
Халкы авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә, урман хуҗалыгында һәм урманчылыкта эшли.
Авыл тирәсендә археология истәлекләре – Покровка курганнары табыла (датасыз).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.