Авылга 1677 – 1678 елларда Зөя өязе Әлморза авылыннан күченеп килүчеләр нигез сала.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (йомышлы һәм ясаклы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1858 елда авылда иске мәчет урынына яңа мәчет төзелә (1938 елга кадәр эшли),  аның каршында мәктәптә 1886 елда 50 ир бала, 1895 елда – 30 ир бала һәм 11 кыз бала укый. 1909 елда рус-татар мәктәбе ачыла.

XX йөз башында авылда 6 вак-төяк кибете, җомга көн базары эшли.

Авыл җиренең имана җире 1669 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елда Казан губернасының Спас өязе Түбән Әлки үзәгенә керә. 1920 елда ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки (1930–1937 елларда – район үзәге), 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Түбән Әлки авыл җирлеге үзәге.

1930 елларда авылда “Яңа көч” колхозы оештырыла (2005 елдан җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять), машина-трактор станциясе (соңыннан “Сельхозтехника” район берләшмәсе).

Халкы күбесенчә “Яңа көч” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

1917–1918 елларда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1930 елларда 4 агач корпусы төзелә), 1934 елда җидееллыкка, 1952 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә (1982 елда яңа бина төзелә).

Авылда балалар бакчасы (1973 елдан), мәдәният йорты (1989 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, ветеринария пункты, “Нур” мәчете (1990 елдан) бар.

Авыл янында буралы курган, Имәнкискә культураларына, монголларга кадәрге болгар чорына караган 7 арехеология истәлеге табыла.

Күренекле кешеләре

Н.Г.Хәйруллин (1939 елда туган) – икътисад фәннәре кандидаты, профессор;

Ә.Ә.Хисмәтов (1952 елда туган) – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, ТРның халык артисты;

Г.Ф.Шәрәпова (1983 елда туган) – ТРның атказанган артисты, ТРның Дәүләт фольклор музыка ансамбле директоры (2010 елдан).

Халык саны

1782 елда – 83 ир заты;
1859 елда – 593,
1897 елда – 907,
1908 елда – 1179,
 1920 елда – 1200,
1926 елда – 970,
1938 елда – 795,
1949 елда – 870,
1958 елда – 696,
1970 елда – 1019,
1979 елда – 958,
1989 елда – 848,
2002 елда – 931,
2010 елда – 810,
2015 елда – 822 кеше (татарлар).