1932 елда Казан авиация техникумы буларак ачыла, 2007 елдан – хәзерге исемдә, ике тапкыр Социалистик Хезмәт герое, СССР Авиация сәнәгате министры П.в. Дементьев исемен йөртә.

Техникумга 2012 елда 123 нче һөнәри лицей, 2015 елда Казан машина төзелеше техникумы кушыла.

Машина төзелеше технологиясе, очу аппаратлары җитештерү, авиация двигательләре җитештерү, технологик процессларны һәм производстволарны автоматлаштыру, мәгълүмати системалар, компьютер челтәрләре, компьютер системалары һәм комплекслар белгечлекләренә укыту алып барыла..

2016 елда көллияткә ресурс үзәге статусы бирелә.

Уку йортының Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында филиалы бар.

2018/19 уку елында 2070 укучы, 215 укытучы исәпләнә.