Биографиясе

1786 елның 11 октябре, башка мәгълүматлар буенча, 1789 елда, Курск губернасы – 1823 елның 24 марты, Казан.

Дворяннар нәселеннән.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1809), шунда ук эшли: 1807 елдан студентлар инспекторы ярдәмчесе, 1811–1814 елларда адъюнкт, 1814–1820 елларда политэкономия һәм статистика кафедрасы экстраординар профессоры, ординар профессоры.

Бер үк вакытта, 1807–1813 елларда, университет китапханәчесе ярдәмчесе, 1813–1821 елларда китапханәчесе.

1813–1816 елларда «Казанские известия» газетасы баш мөхәррире.

1818 елдан Казандагы Беренче ир балалар гимназиясе инспекторы.

Казан уку-укыту округы попечителе М.Л.Магницкий сәясәтенә каршы чыга.

Зөя, Чабаксар, Чистайда һ.б. шәһәрләрдә өяз училищеләре ачылуга булышлык итә.

Фәнни эшчәнлеге

Политэкономия мәсьәләләрендә А.Смит карашларын яклый. Хезмәтләре Россия һәм Көнбатыш Европа илләренең географиясе һәм статистикасына карый («Россия дәүләте статистикасыннан кыскача кулланма» («Краткое начертание статистики Российского государства»), «Россия дәүләте статистикасы» («Статистика Российского государства»), «Европа дәүләтләренең географиясе һәм статистикасы» («География и статистика европейских государств»); басылмаганнар).

«Филипп Ефремовның кыргыз даласы, Бохарстан, Хива, Персия, Тибет, Һиндстан буйлап илләр гизүе һәм аның Англия аша Россиягә кайтуы» («Странствия Филиппа Ефремова по киргизской степи, Бухарии, Хиве, Персии, Тибету и Индии и возвращение его оттуда чрез Англию в Россию», 1811) әсәренең 3 нче басмасын әзерли, андагы Бохара-рус сүзлеген татар теленә тәрҗемә итә, китап авторы белән уздырылган әңгәмә язмалары һ.б. материаллар белән тулыландырып, аны дөньяга чыгара.

Г.Сарториусның студентлар өчен уку ярдәмлегенә әверелгән «Халык байлыгының башлангыч нигезе һәм дәүләт хуҗалыгы» («Начальное основание народного богатства и государственное хозяйство», 1812) дип аталган монографиясен немец теленнән рус теленә тәрҗемә итә. «Дәүләт хуҗалыгы тарихына һәм әдәбиятына карашлар» («Воззрения на историю и словесность государственного хозяйства») басмасына кереш сүз яза һәм әдәбият күрсәткече төзи.

Немец теленнән Ф.-В.Д.Снелльнең «Философиянең башлангыч курсы» («Начальный курс философии», ч. 1–5, 1913–1814) дигән хезмәтен тәрҗемә итә.

1807–1814 елларда Казан университетында тантаналы җыелышларда башкарылган «Кант» хөрмәтенә язылган сүзләр авторы (А.В.Новиков көе).

Рус әдәбиятын сөючеләрнең Казан җәмгыятен гамәлгә куючы-әгъза һәм аның секретаре (1806 елдан).

Әсәрләре

Стихи на случай торжества основания Казанского университета. Казань, 1809.

Описание татарских каргалинских училищ // Периодическое сочинение об успехах народного просвещения. СПб., 1819.

Әдәбият

Булич Н.Н. Из первых лет Казанского университета (1805–1819): Рассказы по архивным документам: В 2 ч. СПб., 1904.

Бизяева Т.В. Петр Сергеевич Кондырев. Казань, 2004.

Автор – Т.В.Бизяева