Биографиясе

1931 елның 1 маенда Казанда туган.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1954), Бөгелмә МТСында урман мелиорациясе белгече булып эшли.

1955–1956 елларда Казанның инженерлык саклау корылмалары идарәсендә яшелләндерү эшләре прорабы, мастер, өлкән мастер.

1956 елдан Бөтенроссия урман мелиорациясе фәнни-тикшеренү институтының Татарстан урман-тәҗрибә станциясендә, фәнни эшләр буенча директор урынбасары (1990 елдан), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1993 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре урман токымнарының утыртырга әзерләнгән үсентеләре авыруларын тикшерүгә һәм урманнарны саклауга карый.

Ылыслы токымнарның чәчкеннәрен сөрлегүдән саклау ысулларын уйлап таба (1981).

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

 Защита хвойных сеянцев от болезней. М., 1972.

Наставление по защите растений от вредных насекомых и болезней в лесных питомниках. М., 1984 (автордаш).

Справочник по защите леса от вредителей и болезней. М., 1988 (автордаш).