- РУС
- ТАТ
җәмәгать эшлеклесе, журналист, математик, физика-математика фәннәре кандидаты (1933)
1891 елның 16 (28) гыйнвары, Казан губерниясе, Лаеш өязе Югары Кибәхуҗа авылы — 1942 ел.
Кышкар (1905), «Хөсәения» (1906–08) һәм «Буби» (1908–10) мәдрәсәләрендә белем ала.
1910–1912 елларда Салоники шәһәрендәге төрек лицеенда укый, аннан, иң яхшы укучы буларак, Льеж университетының физика-математика факультетына (Бельгия, 1913–1914) җибәрелә.
Беренче бөтендөнья сугышы башланганнан соң, Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр була, анда Сарай һәм Бурса шәһәрләре лицейларында математика фәнен укыта.
1919 елда Истанбул университетының физика-математика факультетын тәмамлый. Шул ук елда Россиягә кайта, 1 нче татар хезмәт мәктәбе (Одесса шәһәре) мөдире.
1920–1921 елларда ТАССР Дәүләт музеенда фәнни хезмәткәр, бер үк вакытта Гыйльми үзәк хезмәткәре, Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең матбугат бюросы әгъзасы.
1922–1924 елларда Гыйльми үзәк рәисе, Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте, татар теленең фәнни терминологиясе комиссиясе эшләрендә катнаша.
Латин язуын кертүне беренчеләрдән буларак хуплап каршы ала.
Бер үк вакытта «Мәгариф» журналы мөхәррире, «Кызыл Армия», «Татарстан» газеталары хезмәткәре.
Татар укытучылар җәмгыятен оештыручыларның берсе, аның яңалиф буенча методик бюросы рәисе.
1925–1926 елларда ТАССР Мәгариф халык комиссариатының Баш сәяси агарту идарәсе рәисе.
1926 елдан Шәрекъ педогогика институты хезмәткәре.
1930 елда, «уң төркем»дә катнашканы һәм «Унбиш җитәкче хаты» белән «Утыз тугыз җитәкче хаты»на кул куйганы өчен, ВКП(б) әгъзалыгыннан чыгарыла.
1930–1936 елларда Казан университетының физика-математика факультетында дифференциаль тигезләмәләрне якынча интеграллаштыру буенча тикшеренү алып бара.
Татар мәктәпләре һәм техникумнары өчен математика дәреслекләре («Кыскача җәбер дәресләре», 1923; «Турысызыклы тригонометрия», 1926; «Җәбер дәресләре», 1929) авторы.
Татар телендә математика терминнарын эшли.
1936–1937 елларда Сәмәрканд университетында укыта.
Репрессияләр чоры корбаны, үлгәннән соң аклана.
Возвращённые имена. К., 1990;
Беркутов В.М. Развитие математического образования булгаро-татар. К., 1997;
Валеев Р., Сулима Л. Трагедия сторонника «латинизации» (Дело Гаяза Максудова) // Гасырлар авазы — Эхо веков. 1998. № 1/2.
Автор — Р.А.Айнетдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.