Эчтәлек

Хуҗалык һәм идарә эшләренең аерым тармаклары белән җитәкчелек итәләр.

СССРның 1946 ел 15 март Законы, ТАССР Югары Советы Президиумының 1946 ел 28 март Указы, РСФСРның 1946 ел 25 июнь Законы, ТАССР Югары Советының 1946 ел 19 июль карары нигезендә Татарстан АССР Халык комиссариатларыннан үзгәртелә.

Татарстан Республикасы министрлыкларының һәрберсенең төп бурычы — халык хуҗалыгының үзенә йөкләтелгән тармагының эшен, социаль-мәдәни төзелеш һәм административ-сәяси тармаклар эшчәнлеген тәэмин итү. Моннан тыш аларга шулай ук тармакара идарә итү функцияләре дә йөкләнергә мөмкин.

Татарстан Республикасы министрлыклары тармак эшчәнлеге нормативларын җайга салалар һәм эшчәнлеген фаразлыйлар, үз карамагындагы предприятие, оешма һәм учреждениеләр эше өчен уңайлы шартлар тудыралар, аларның эшчәнлеген көйлиләр һәм күзәтчелектә тоталар.

Татарстан Республикасы министрлыкларының хокук дәрәҗәсе ТР Конституциясе белән билгеләнә, аларның вәкаләтләре һәм компетенцияләре республика хөкүмәтенең аерым министрлыкка караган нигезләмәсендә раслана.

Татарстан Республикасы министрлыкларыын гамәлдән чыгару, яңаларын оештыру ТР Президенты тарафыннан ТР Дәүләт Советы (1995 елга кадәр — ТР Югары Советы, 1995 елдан — ТР Дәүләт Советы) белән килешенеп эшләнә.

Татарстан Республикасы министрлыклары эшчәнлеге ТР Министрлар Кабинеты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Министрлар Советы) тарафыннан берләштерелә һәм юнәлеш ала. Президентка һәм ТР хөкүмәтенә буйсыналар. Министрлар ТР Президенты тарафыннан (2002 елга кадәр — ТР Дәүләт Советы, элегрәк — ТР Министрлар Советы рәисе тәкъдиме буенча Югары Советы белән килешенеп) билгеләнә һәм азат ителә.

Татарстанда эшләгән һәм эшләп килүче министрлыклар:

  • Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек (1946 елдан),
  • Азык-төлек сәнәгате (1946–1985),
  • Әйләнә-тирә мохитне һәм табигый байлыкларны саклау (1992–2001),
  • Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр (1996 елдан),
  • Дәүләт куркынычсызлыгы (1946–1953),
  • Җиңел сәнәгать (1946–1959),
  • Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре (2001 елдан),
  • Җирле сәнәгать (1946–1989),
  • Икътисад (1996 елдан),
  • Ит-сөт сәнәгате (1946–1950),
  • Матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникацияләр (1991–2001),
  • Мәгариф һәм фән (1946 елдан),
  • Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы (1993 елдан),
  • Мәдәният (1953 елдан),
  • Мелиорация һәм су хуҗалыгы (1968–1989),
  • Сәламәтлек саклау (1946 елдан),
  • Сәнәгать һәм сәүдә (1946 елдан),
  • Социаль яклау (1946–2007),
  • Терлекчелек (1946–1947),
  • Торак-коммуналь хуҗалык (1946–1989),
  • Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык (1996 елдан),
  • Транспорт һәм юл хуҗалыгы (2001 елдан),
  • Тышкы икътисади элемтәләр (1991–1997),
  • Урман сәнәгате (1948–1955),
  • Урман хуҗалыгы (1979–2001),
  • Финанс (1946 елдан),
  • Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү (1966–1996),
  • Хезмәт һәм мәшгульлек (2001–2007),
  • Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (2007 елдан),
  • Экология һәм табигать ресурслары (2001 елдан),
  • Эчке эшләр (1946 елдан),
  • Энергетика (2010–2012),
  • Юстиция (1946 елдан),
  • Ягулык сәнәгате (1966–1988),
  • Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм (2001–2014),
  • Яшьләр эшләре һәм спорт (2014 елдан),
  • Яшьләр эшләре (2018 елдан) министрлыклары.

Әдәбият

Хафизов Ш.Ш. Развитие советской государственности татарского народа. К., 1966;

Тарнапольский Р.И. Система центральных органов государственного управления автономной республики по Конституции Татарской АССР // Конституционное законодательство и государственное управление. Свердловск, 1977.

Авторлар – Е.Б.Долгов, Р.И.Тарнапольский