Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. Җирле риваятькә караганда, XIII йөзнең беренче яртысында Идел буе Болгар дәүләте шәһәре – Ашлы халкының күченүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Карамалы исеме белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – кырчылык һәм терлек асрау.

Халык мөселманнар һәм православие динендәгеләргә бүленә. 1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була, 1901 елда ике катлы яңа мәчет төзелә.

Мәдрәсә эшли (бинасы 1879 елда төзелә, XX йөз башында 60 лап шәкерт белем ала), 1911 елда 4 сыйныфлы рус-татар училищесе итеп үзгәртелә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Богородский волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзерге вакытта Олы Карамалы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Динамо» колхозы оештырыла, 1950 елда «Броневик» (Келәр авылы), «Большевик» (Бәрлегуҗа авылы), «Пятилетка» (Малаевка авылы) колхозлары белән «Большевик» колхозына (авылда үзәк утары урнаша) берләштерелә, 1994–2003 елларда – «Чулпан» күмәк предприятиесе, 2003–2009 елларда – «Чулпан» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы «Нармонка» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең беренче филиалы «Карамалы» бүлекчәсендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда беренче баскыч мәктәбе ачыла (мәдрәсә бинасында урнаша, 1930 елларда яңа бина төзелә), соңыннан – тулы булмаган урта, аннары – урта, 2007 елда – тулы булмаган урта, 2008 елда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы итеп үзгәртелә, 2016 елда ябыла.

Мәдәният йорты (1936 елда клуб буларак ачыла, 1970 елдан яңа бинада), китапханә (1936 елда уку өе буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты, «Иман нуры» мәчете (2015 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Ләйсән» театр коллективы эшли (2008 елдан).

Күренекле кешеләре

М.Н.Айтуганов (1912–1979 еллар) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, ТАССР Югары Советы депутаты (1938–1959 еллар), «Почет Билгесе» ордены кавалеры;

К.Х.Исмаев (1898–1978 еллар) – дәүләт эшлеклесе, ТАССР ХКС рәисе (1928–1930 елларда), Гражданнар сугышында катнаша;

Г.Г.Маликов (1907–1981 еллар) – агроном, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышында катнаша;

Ибраһим Гази (1907–1971 еллар) – язучы, җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет Билгесе» (ике тапкыр) орденнары кавалеры;

Р.Д.Тимерханова (1918 ел (башка чыганаклар буенча, Казан) – 1997 ел) – җырчы (лирик сопрано), ТАССРның атказанган артисты, «Почет Билгесе» ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 112 ир-ат;
1859 елда – 393,
1884 елда – 580,
1897 елда – 697,
1920 елда – 874,
1926 елда – 576,
1938 елда – 730,
1949 елда – 510,
1958 елда – 375,
1970 елда – 263,
1979 елда – 217,
2002 елда – 156,
2010 елда – 146,
2017 елда – 137 кеше (татарлар).