200 ләп төре билгеле, Татарстанда 8 төре тасвирланган.

Гәүдәсе ромбсыман, зурлыгы 2,5 тән алып 5 мм га кадәр, тыгыз, саргылт-соры төстә; баш, күкрәк һәм корсак өлешләренә бүленә. Күкрәгендә хәрәкәтчел тырнаклы өч пар кыска аяклары бар. Авыз аппараты тирене тишеп суыруга җайлашкан. Бетләрнең төкерек бизләре бүлентеләре кеше һәм хайваннарда кан оешуны тоткарлый. Тулы булмаган әверелеш юлы белән үсә торган бөҗәкләр. Ана бетләрнең тәүлегенә 3 тән алып 15 кә кадәр, ә үз гомеренә (1,5 айга кадәр) барлыгы 50 дән алып 350 гә кадәр йомырка (серкә) сала.

Кеше тәнендә 3 төре паразитлык итә, кием бете (Pediculus vestimenti), баш бете (P. capitis) һәм касык бете яки площица (Phthirius inguinalis). Бет тешләгән урын кычыта, кашу нәтиҗәсендә тире тупаслана, үлекли.

Бетләр – паразитар тиф, волын яки траншея бизгәге, түләрәмә авыруларын таратучылар.